Логотип «Мәйдан» журналы

РАФИЛӘ ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА

(Әгерҗе районы, Исәнбай авылы)

Мин, Фазлыйәхмәтова Рафилә Әнвәр кызы, матур, якты Наҗар авылында туганмын. Туган ягымның матурлыгы күңелемдә шигърияткә мәхәббәт тудырган. Хәзерге вакытта Исәнбай авылында ирем, кызым белән яшибез.

***
Кояш баеганын карап тордым бүген,
Офыкларга төште күзләрем.
Балачагым искә төште кабат,
Күңелемдә – хыял-хисләрем.
Безнең заман үзенчә матур иде,
Бала-чага күпләп урамда.
Рәхәтләнеп уйный идек без дә...
Андый заман калды еракта.
Тыкрыкларны чаган баскан, күрәм,
Клубыбыздан әзләр калмаган.
Ә агачлар, мәктәп итеп уйнаган,
Анда бөтен нәрсә югалган.
Хоккей уйный торган сулыгыбыз...
Су буламы анда язларын?
Без качышлы уйный торган җирләрне
Кем юкка чыгарды икән, аңламыйм.
Күрыкмадык, агач өсләрендә йөрдек,
Кич жыелып көлеп сөйләштек...
Шушы вакытларны сагынып куйдым,
Күңелем белән икәү серләштек...

ОНЫТЫРГА КИРӘК
...Салкыннардан ышыкланам диеп,
Иңнәреңә килеп егылдым.
Башта үзең шашып яраттың да
Аннан йөрәгеңнән ыргыттың.
Ялгыз калды елап күңелемнең
Сине өзелеп көткән кыллары.
Ачы икән, бигрәк ачы булды
Сөю белән нәфрәт юллары.
Синең сулышыңнан ала идем
Ләззәтле мәгънәсен тормышның.
Усал икән, бигрәк усал булды
Тәртиплеге бетте уйларның.
Мәхәббәтем җырлар язды күпләп,
Онытырга кирәк дисеңме?
Каршымдагы сурәтеңнән хәзер
Сызып ташлыйм булган хисемне.

ГОМЕР
Гомер, гомер... Нинди икән соң син?
Төнге урам кебек караңгы,
Нык тамырмы, якты нурмы соң син?
Табышлы да син, ялгышлы.

Һәр күңелне тетрәндерәсең,
Һәрбер җанга бирәсең ташкын.
Һәр күңелнең халәте төрлечә:
Һәр йөрәктә борчу, йә дә ялкын.

Гомер, гомер... Елга кебек ага бирәсең,
Матурлыгың каядыр дәшә.
Син кайгы да, шатлык та китерәсең,
Гомер сөйгән кеше көрәшә...

***
Яшь чаклар еш искә төшә:
Әрсез була белмәдек.
Ләкин үзебезнекен дә
Кешеләргә бирмәдек.
Юаш та булдык, юлдаш та, –
Ярдәмгә килдек дуска.
Түргә үрелүче булды,
Еланнар йөрде арада.
Вакыт-вакыт әче теллеләндек,
Кырыс та булдык кайчак.
Ләкин күңелдә без йомшак,
Без кеше булдык hәрчак.
 

Рафилә ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА

Комментарийлар