НАИЛ ӘЗҺАМОВ
(Актаныш районы, Иске Кормаш авылы)
1975 елның 2нче августында Актаныш районы Иске Кормаш авылында гади колхозчылар гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән үк җырга, моңга, шигърияткә гашыйк булып үстем. Хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшим, чәчтараш булып эшлим, җырлар , шигырьләр язам. Җырларымны радио, телевидение аша да тыңларга була.
Әче телле кешеләр күп:
Сүзе белән яра ясар өчен,
Бар агуын җыеп тел очына,
Чәчә, җыеп барлык көчен
Кызык инде...
Аңлый алмыйм ничек?!
Агуына үзе тончыкмыйча
Әзер, көтмәгәндә чарлап телен,
Кисә җанны һич бер тарсынмыйча.
Искә ала хәрбер «кыек» эшне,
Ничә тапкыр абынгансың, имеш…
Синең ялгышлардан корыган агач
Күңелендә бирә черек җимеш.
Ә бит баксаң, аның тормышының
Бер җае юк, кыек киртәләре.
Кара уйлар белән йоклап китә,
Агу туплап уянадыр иртәләрен…
Менә мин дә, бераз усалланып
Чәчә яздым агу бахырларга.
Кызган күңлем усал бәндәләрне,
Игътибарын юнәлт асылларга!
***
Адашканнар кайтыр синең юлга,
Саташканнар айныр бер заман.
Иман нуры иңәр һәрбер җанга,
Син яраткан бәндә бит алар!
Кодрәтеңә Синең буйсынырлар
Тайпылганнар читкә ялгышып.
Сусаганнар зәм-зәм суын эчеп
Күрер күктә Синең балкышың.
Фәрештәләр назлап сыйпап үтәр
Нарасыйлар яткан бишекне.
Синең изге сулыш ачып керер
Ятим картлар яткан ишекне
ТУГАН ЯККА КАЙТТЫМ
Туган якка кайттым, җырым сузам,
Якташларым, зинһар, тыңлагыз.
Бәхет әзлим диеп, чит җирләрдә
Сары сагышларда сулмагыз.
Туган якка кайттым, күкрәк тутырып
Сулар өчен чиста һавасын.
Бу кадәрле хозур иркенлекне
Эзләсәң дә читтә тапмассың.
Туган якка кайттым, моңым калган
Челтерәп аккан чишмә янында.
Уч тутырып суын эчсәм әгәр,
Сарылыр төсле минем җырыма.
КУНАКТА БУЛДЫМ
Кунакта булдым әле,
Ял итеп кайттым.
Төне буе йоклый алмый,
Җыр тыңлап яттым.
Хуҗа гырлый рәхәтләнеп,
Сызгырып та җибәрә.
Минут саен көе аның,
Тональносте үзгәрә.
Инде генә изрәп китсәм,
Көче арта җырының.
Бигрәк талантлы шул хужа,
Остасы төнге гырның.
Таңга хәтле иренмичә
Моңлы җырын көйләде.
Кунакта булып кайттым мин,
Йокы гына тимәде.
КӨЗЛӘРДӘ ӨМЕТ
Көзләрне бит моңсу, диләр, никтер,
Сагыш сала, диләр, күңелгә.
Кемнәрнеңдер сүнгән өметләре
Яфрак булып җиргә сибелә.
Мин көзләргә өмет белән керәм,
Сары яфракларга сокланам.
Кышка әзерләнгән җир ананы
Хәтфә юрган белән каплаган.
Һәр нәрсәнең үз вакыты була,
Яфраклар да юкка коелмый.
Әллә шуңа көзен яуган яңгыр
Мина шыксыз булып тоелмый.
Һавасында көзнең бер жиңеллек,
Сулап туялмаслык чисталык.
Бертуктаусыз аккан вакыт та бит
Тора төсле көздә тукталып.
Наил ӘЗҺАМОВ
Комментарийлар