МӨХЛИСӘ КӘРИМОВА (ФӘРЗЕТДИНОВА)
(Лениногорск районы, Ормышлы авылы)
1967 елның 30нчы сентябрендә Лениногорск районы Ормышлы авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. 1975 ‒ 1983 елларда авылымның сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң Лениногорск шәһәренең 32нче һөнәри училищесында белем алдым. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсенең перинанталь үзәгендә кече шәфкать туташы булып эшлим. Шигырьләрем “Хәзинә”, “Заман сулышы” газеталарында басылып тора. Ә авылдашларга “Хөрмәтле укытучы”,”Сагышлы көз”, “Ямьле инеш буйлары” һ.б. бик күп шигырьләрем белән таныш.
ТУГАН АВЫЛЫМ ‒ ОРМЫШЛЫМ.
Туган авылым, үскән җирем,
Күз алдымда торасың.
Әткәй-әнкәй, туганнарым,
Яшьлектәге дусларым.
Сокланып карап торам
Туып үскән авылыма.
Бөтен дөнья гүзәллеге
Минем авылым куенында.
Боргаланып ага инеш суың,
Жанга шифа чишмә суларың.
Су буйларын бизи бөдрә таллар,
Авылымны саклый горур таулар.
Язлар җиткәч, туган авылым
Гөл бакчага әйләнә.
Гөрләп аккан ташу суына
Сандугачлар кушыла.
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кояш чыга офыктан.
Мәңге яшә, балкып яшә
Туган авылым ‒ ОРМЫШЛЫМ.
АЛТЫН КӨЗГӘ КЕРӘБЕЗ
Җәйләрдән сөң көзләр килми калмый,
Табигатькә инде көз хуҗа.
Төрле төскә кергән яфраклар
Әкерен генә җиргә коела.
Шаулый урман, исә җилләр,
Җәй белән көз көч сынаша.
Каршы тору мөмкин түгеллеген аңлап,
Сары яфрак җиргә сибелә.
Киң кырларда үскән көнбагышлар
Кояш төсен алган үзенә.
Басуларда үскән арышлар да
Көмеш кебек балкый көзләрдә.
Киек казлар оча җылы якка,
Тавышлары өзә үзәкне.
Урман, күлләр аша очкан чакта
Сабыр канатлары түзсәче.
Бик тә моңсу була шул чакларда,
Алтын көзләр сагыш өстиләр.
Хушлашкандай алтын көзләр белән
Сандугачлар моңсу сайрыйлар.
САГЫШЛЫ КӨЗ
Аяз күкне кинәт кара болыт
Каплап алды алтын көзләрдә.
Мобилизация дигән шомлы сүздән
Яшен суккандай булды йөрәккә.
Җил тизлеге белән таралган бу хәбәр
Ир-егетләрне җыйды сафларга.
Шомлы сугыш җиле шакымый да
Ачып керде күпме ишекне.
Үксеп елый күпме газиз ана
Көч хәл белән тибә йөрәге.
Күзләреннән аккан кайнар яше белән
Юа ана моңсу йөзләрен.
Күпме сабый елый өзгәләнеп,
Назланалмый әткәй назында.
И, Ходаем, туктат сугышларны,
Ятимлекнең юк бит назлысы.
Сөйгән ярлар көтә пар канатын,
Пар канатсыз авыр яшәргә.
Улын-кызын кочып елый алар,
Бер Ходайдан сорап тынычлык.
Табигать тә елый, туктый алмый
Көнен-төнен тоташ яңгыры.
Кара болыт тизрәк таралсын да,
Ак кар белән яусын шатлыгы.
ТАММАСЫН КАЙНАР КАННАР
Илем күген капламасын
Авыр кара болытлар.
Алсуланып таңнар атып,
Кояш чыксын офыктан.
И, Ходаем, безнең гомерләр
Бары синең кулыңда.
Газиз җаннар өзелмәсен
Явыз дошман кулында.
Бер гөнаһсыз яшь җаннарның
Таммасын кайнар каны.
Әти-әни, сөйгәннәрнең
Әрнемәсен җаннары.
Таңнарда елмаеп уянсын
Сабыйлар бу җиһанда.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Үссеннәр бу дөньяда.
Төнге күктә балкып торсын
Тулган ай һәм йолдызлар.
Шатлык яше булып яусын
Җәен җылы яңгырлар.
ҮТКӘННӘРГӘ ЮЛЛАР ТАПМАДЫМ
Балачакның якты хатирәсе
Күңелләргә тирән уелган.
Ә нигә соң шул чакларга
Кайтыр өчен юллар юк икән?
Тапсам әгәр шул юлларны,
Җыяр идем барлык дусларны.
Искә алып узган елларны,
Каршыларга гүзәл таңнарны.
Үткәннәргә юллар тапмадым,
Күпме дуслар җирдә юк икән.
Авыл урамнары тарайган,
Күпме йортлар инде буш калган.
Гомерләрнең озынлыгы ‒
Каш белән каш арасы.
Дугаланган каш арасын
Шулай тизрәк узасың.
Авылымның урамнарын
Кабат, кабат урадым.
Дус-ишләрне искә алып,
Бер гармунда уйнадым.
МӨХЛИСӘ КӘРИМОВА
Комментарийлар