Логотип «Мәйдан» журналы

МӨХӘМӘТНУР НӘҖМЕТДИНОВ

(Менделеев районы, Бәзәкә авылы)

Мин – Нәҗметдинов Мөхәмәтнур Рәфәгәтдин улы. 1951 елның 27нче маенда туганмын.

1968-1971 елларда Әтнә – Тукай  совхоз-техникумында укыдым.

1971-1989 елларда  гаиләм белән Пермь өлкәсе Березняк шәһәрендә яшәдем, анда ике улыбыз туды.

1989 елны туган якларга, Менделеевск шәһәренә кайттык. НМХЗда эшләдем. 1996 елны НГДУ «Прикамнефть»кә эшкә кердем һәм 2007 елда лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем.

2019 елдан Менделеев районы Бәзәкә авылында имам-хатыйб вазифасын башкарам, Казан Ислам университетында читтән торып белем алам.

 

МИЛӘШНЕҢ СЕРДӘШЛӘРЕ

(Әфганда һәлак булган яшь егетләргә, солдатларга багышлыйм)

 

Сыерчыклар кайта язлар килгәч,

Сагынып көтә туган җирләре.

Өй буенда миләшләргә кунып,

Сайраулары, күнел серләре.

Әллә шушы сыерчыклар булып

Кайтты микән яп-яшь егетләр.

Әфганнарда һәлак булды алар,

Цинк табутларда мәетләр.

Сыерчыклар сайрый чут-чут итеп, ‒

Тетрәнәдер ана күңеле.

Күзен йомса, басып тора улы,

Карашлары аның сөйкемле.

"Кайтырмын дип әйтеп киткән идем,

Һәлак булдым ерак җирләрдә.

Син гафу ит, әнкәй, солдатыңны,

Кайталмадым туган якларга".

Күз алдында басып торган улы,

Әйтә кебек шушы сүзләрне.

Битләреннән ага күз яшьләре,

Яшь пәрдәсе каплый күзләрне.

Сыерчыклар булып язлар килгәч,

Кайтыр алар таныш миләшкә.

Сагынулары җырларында булыр,

Миләш булыр сезгә сердәшкә.

 

ЯШЬЛЕГЕМ ХАТИРӘЛӘРЕ

Яшьлек хатирәсен искә алып,

Кулларыма алдым карандаш.

Сагынамын яшьлек елларымны,

Юкка моңсу түгел бу караш.

 

Сагынам мин авылым урамнарын,

Тау башларын, инеш буйларын,

Кычытканлы чишмә юлларында

Тыңлаганым кошлар сайравын.

 

Сагынам мин авыл болыннарын,

Болыннарда атлар кешнәвен.

Ык буеның гүзәл таллыкларын,

Боргаланып барган юлларын;

 

Тезелеп торган печән кибәннәрен,

Без йоклаган болын кушларын.

Кармакларны салып су буенда

Кич утырган елга буйларын.

 

Караңгы һәм Якты күлеңне дә,

Кәзәңгешең, Кече күлләрең,

Колач җәеп йөзгән Пинәрәне

Сагыныплар үтә көннәрем;

 

Һәр көн иртә торып әниемнең

Чишмәләрдән судан кайтканын,

Әтиемнең һәр көн арба майлап,

Алашасын җайлап җиккәнен;

 

Ә кичләрен авыл урамында

Мон тараткан гармун тавышын,

Ул гармунга яшьләр җырлаганын,

Көлә-көлә кызлар барганын;

 

Сөйгән ярым белән айлы кичтә

Җитәкләшеп узган юлларны,

“Кулларыңны куйма билләремә,” ‒

Көлеп кенә әйткән сүзләрен.

 

Һәрберебез яшьлек хатирәсен

Искә ала һәрчак сагынып.

Яшь гомерләр кире кайтмый икән,

Акмагандай сулар борылып.

 

САГЫНА ҖИР АНА УЛЛАРЫН

Һәр кешегә үзенең ягы матур,

Туган авылы, йөргән урамы,

Җәй көнендә яшел чирәмнәре,

Кыш көнендә карлы бураны.

Алмагачлар язын чәчәк ата,

Күз тимәсен ап-ак чәчәккә.

Корткайларның тигез безелдәве,

Зыңлап тора әле колакта.

Ул шәмәхә сирень чәчкәләре

Күзнең явын ала, карасаң.

Шомырт чәчәкләре тирә-якка

Ис аңкыта, әгәр яратсаң.

Яшен белән яз яңгыры яуса,

Яшелләнеп китә тирә-як.

Сердәш эзли, кояш нурын йотып,

Бөре ертып шыткан нәни яфрак.

Язын кайта ерак киткән кошлар,

Сагыныплар туган якларын.

Туган туфрак тарта анда безне,

Җир-ана бит көтә улларын.

 

СЕЗ БУЛЫРСЫЗ ХӘЕР-ДОГАДА

“Картлар йорты”на үз анасын

Илтеп куйды газиз баласы.

Тәрәзәгә карап, күз яшьләрен

Тыялмады аның анасы.

 

“Балам, ‒ диде, ‒ син бит йөрәк парәм,

Ник ташладың газиз әнкәңне?

Сине багып, төннәр йокламадым,

Җил какмады ул чак пәрдәмне”.

 

Елый ана, елый өзгәләнеп,

Күз яшьләре тама битеннән.

Туган өе керә төшләренә,

Газиз бала ‒ йөрәк итеннән.

 

Көтә ана таң шәфәге белән,

Күңел һаман, һаман балада.

“Исән булса, килер, ‒ уе аның, ‒

Вакыты юк, эшли калада”.

 

Газиз әнкәйләрне яныгыздан

Тибәрмәгез, авыр булса да.

Исән чакта хәер-фатихасын,

Алып калыйк фани дөньяда.

 

Кемнәрнеке “картлар йортлары”нда,

Соң түгел бит барып алырга.

Ана кальбе сезне гафу итәр,

Булыр сезгә хәер-догада.

 

Бакыйлыкка күчкән әнкәйләрдән

Гафу сорыйк, булса гаепләр.

Дога кылыйк күз яшьләре белән,

Раббым Аллаһ бәлки гафу итәр.

 

СӨЕНЕП ЯШИК

Җәйнең урталары узып бара,

Киң кырларда җитә игеннәр.

Бакчаларда үскән җимешләр дә

Өлгерепләр башын игәннәр.

 

Раббыбызның биргән нигъмәтләрен

Кабул итеп алыйк бергәләп.

Дога кылыйк, һәрчак разый булыйк,

Рәхмәт әйтик, Аны сәламләп.

 

Хак Тәгаләм адәм балаларын,

Җир өстенә сипкән яшәргә.

Туар таңнар, матур иртәләрдә

Армый-талмый күкрәп яшьнәргә.

 

Сөенешик, кеше гомерләре

Бик кыска шул, уйлап карасаң.

Начар гамәлләрдән ерак булыйк,

Шулай кирәк, әгәр уйласаң.

 

Җәй көненең җылы иртәләре

Тынычлыклар бирсен күңелгә.

Раббыбызның биргән нигъмәтенә

Һәр көнебез безнең күмелгән.

 

Мөхәмәтнур НӘҖМЕТДИНОВ

Комментарийлар