Логотип «Мәйдан» журналы

МИЛӘҮШӘ ТӨХФӘТУЛЛИНА

Буа районы, Иске Тинчәле авылы

Мин 1970 елда Буа районының Иске Суыксу авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Мәктәпне тәмамлап, бер ел мәктәптә пионервожатый булып эшләгәч, Казан дәүләт педагогия институтының  физика-математика факультетына укырга кердем. 1993 елда юллама белән Буа районы Иске Тинчәле урта мәктәбенә математика, информатика фәннәрен укытырга кайттым. Менә 30 ел шушы мәктәптә балаларга математика фәне серләрен төшендерәм. Ирем белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстердек.

Буш вакытымда баянда уйнарга яратам, шигырь язу белән дә шөгыльләнәм.

 

САГЫНУ

Кайтып килдем кабат туган өйгә,

Каршы алды бикле ишекләр.

Гөрләп торган чагын туган өйнең

Кайтарасы икән ничекләр?

                       

Әле кайчан гына, әни бәгърем,

Чабып йөри идең гел җитез;

Язмыш кинәт синнән аерды да

Бикләп куйды нигезне бик тиз.

 

Балаларым килер кунакка дип

Әзер иде синең бәлешләр.

Тормышлар мул, син генә юк, әни,

Өстәлемдә – синең өлешләр...

 

Һаман шулай безне каршыларсың

Диеп уйлый идем мин, әни,

Мин үзем дә әни бик күптәннән,

Тик шулай да син кирәк бит, Әни!

 

Син булмагач, туган өйгә килү

Авыр газап икән ул, әни,

Син пешергән тәмле күмәчләр дә

Сагындырды бигрәк шул, әни...

 

Туган авыл, туган нигез белән

Бәйли безне күпме хатирә...

Синең биргән киңәшләрең, әни,

Сакланырларлар мәңге хәтердә!

Тыныч йокла, әни, кабердә...

 

БУСАГАМА КАРТЛЫК КИЛГӘН

(уены-чыны бергә)

Картлык килгән бусагама,

Ишек шакый сак кына.

Аны күргәч, куркуымнан

Егылмадым чак кына.

 

Бер мизгелдә күз алдымнан

Узды бөтен гомерем.

Нигә диеп, миңа килдең, ‒

Аңлый алмыйм мин үзем.

 

Балаларым урнашмаган,

Оныклар да юк әле,

Килмә, килмә миңа, картлык,

Бераз гына түз, яме!

 

Әгәр дә бик кирәк булсам,

Авыруларымны ал син,

Бушка түгел, акча бирәм,

Тик риза булып кал син.

 

Бәлки сине башка өйдә

Көтәләрдер зарыгып.

Йөрмә әле минем янда,

Аякларың талдырып.

 

Әйтмәсәң дә, белеп торам

Эшең шундый икәнен.

Тагын бер утыз елдан соң

Килсәң...

Анда көтәрмен.

 

Шулай диеп әйттем әле

Миңа килгән картлыкка.

Ул борылып китеп барды:

«Яшә, ‒ диеп, ‒ шатлыкта!».

Рәхмәт инде картлыкка,

Калдырды бит яшьлектә!                     

 

ТУГАН АВЫЛЫМ

Туган авылым ‒ Иске Суксуым

Бик тә якын минем күңелгә.

Синең хакта якты истәлекне

Мин саклыймын йөрәк түремдә.

Әти-әни, әби-бабай диеп,

Тел ачылган беренче сүзләр;

Тәпи киткән тәүге адымнар, ‒

Күз алдымда һаман бит алар.

Хәтфә сыман иген кырларың,

Яшел чирәм киң урамнарың,

Язгы ташу, гөрләвекләрең,

Җанга якын кар-бураннарың.

Онытылмый мәктәп елларым,

Печән чапкан киң болыннарың,

Язмыш җиле кая ташласа да,

Сагынып кайта кыз һәм улларың.

Рәхмәт, сиңа, Иске Суксуым,

Каршылыйсың җәеп кочагың.

Гөрләп торсын якты урамнарың,

Сүндермичә җылы учагын!

 

ТУГАНЫМА

Авыр икән якты дөньяларда

Газиз туганыңны югалту.

Әйтеп бетермәслек хәсрәт басты

Үткәннәргә юк шул кире кайту.

 

Абый, җаным, нигә генә икән

Кыска булды синең гомерең?

«Исән чакның кадерен белегез»,‒

Бусы синең соңгы әмерең.

 

Кечкенәдән син бик үҗәт идең,

Хезмәт сөйдең, эшне яраттың,

Себердәге шахта каласының

Данын еракларга тараттың.

 

Син бит сабыр идең, тыйнак идең,

Кызу канлы идең кайвакыт;

Килеп туган кыен вакытларда

Ярдәм кулын суздың һәрвакыт.

 

Абый, син бит киң күңелле идең

Балаларны өзелеп яраттың.

Бәйрәмгә тиң иде синең кайту,

Син аларга шатлык тараттың.

 

Бәйрәм саен иртә таңнан, абый,

Котлый идең безне хөрмәтләп.

Туган җанлы булганыңа, абый,

Чын күңелдән сиңа зур рәхмәт!

 

Зарланмадың, абый, беркайчан да,

Белми идең ахры зарлана.

Йөрәгемнән чыккан бу шигырем

Дога булып сиңа барсын ла.

 

Кыен булды, абый, еракларда

Калдырыплар сине кайтуы.

Таң җиленең каберең сыйпаулары

Булыр бездән сәлам әйтүе.

 

Тыныч йокла, абый, рәнҗемә син,

Дөньялыкта калсын булганнар.

Җәннәт бакчалары насыйп булсын,

Амин диеп торыйк, туганнар!

 

ӘТИЕМ ИСТӘЛЕГЕ

Алам кулыма гармуным,

Сузам моңлы көйләрне.

Сез, дусларым, сагынасызмы

Туган үскән өйләрне?

 

Гармунымны алган саен,

Әткәй сине уйлыймын.

Син яраткан «Мәдинәм»не

Мин гармунда уйныймын.

 

Минем гармунчы булуны

Бик теләдең бит, әткәй,

Синең моңлы җырларыңны

Бик сагынам шул, әткәй.

 

Гармунымны төсең итеп,

Саклыйм, әткәй, түремдә

Бездән риза-бәхил булып,

Тыныч йокла гүреңдә!

 

Миләүшә ТӨХВӘТУЛЛИНА

Комментарийлар