Логотип «Мәйдан» журналы

МӘҮЛИДӘ СӘФИУЛЛИНА

(Аксубай районы, Такталы авылы)

Миңа 65 яшь. Күп еллар китапханәдә эшләп, лаеклы ялга киттем.Республика күләмендә үткәрелгән җыр, шигырь бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яуладым. Тормыш девизым ‒ Аллаһ иртәгәсе көнемне бүгенгедән уңышлырак,бәрәкәтлерәк итсен!

 

***

Шәһәрләр йота халыкны,

Үзгәрде заманалар.

Җиңел, рәхәт тормыш эзләп,

Китә шунда балалар.

 

Яшьләр китә, авыл бетә,

Олыгаябыз без дә.

Гармун моңы, яшьлек жыры

Ишетелми шул бер дә.

 

Капка төбен саклый бүген

Өлкән әби-бабайлар.

Җырлы-моңлы үткәннәрне,

Безне сагына алар.

           

ҮЗЕҢ НИНДИ, ДУСТЫҢ ШУНДЫЙ

/Дусларның кемлеге авыр чакта беленә/

 

Әйт дустыңның кемлеген дип,

Кайчак сорап куялар.

Үзең нинди, дустың шундый

Дигән әйтеме дә бар.

Дустың булса, шундый булсын:

Яшәсен серең саклап.

Иң кыен чакларыңда да

Барсын янәшә атлап.

Булмасын, син абынганда,

Егылганың көтеп торучы.

Була икән, шундый булсын:

Кирәк чакта иңен куючы.

Онытканда бер булса да,

Килеп хәлеңне белсә;

Аралар ерак булса да,

Якын күрәм бит, дисә.

Кайчакларда мин эзләмим,

Таба мине үзләре.

Йөрәккә май булып ята

Җанга якын сүзләре.

Дуслар кадерен белеп яшик,

Җил-яңгырлар тидерми.

Араларга дошман кертмик,

Гомер бит ике килми.

Була шундый тыгыз чаклар,

Сөйләшергә юк ара.

Тик дусларның иң-иңнәре

Шулай да вакыт таба.

 

ҮТСӘ ҮТСЕН ГОМЕР

Гомер үтә диеп уфтанмыйм мин.

Үтсә үтә, тотып торалмыйм.

Аккан сулар кире кайтмагандай,

Кире кайтмый дип тә еламыйм.

Һәрнәрсәнең була үз вакыты:

Балачагы, үсмер, җиткән чак.

Уңышлар да була, була югалтулар,

Гомер буе озатып барачак.

Гомер үтә, ләкин яшьлек кала

Ут-хисләре белән йөрәктә,

Ята һәрчак хәтер сандыгында,

Төшләргә дә кереп йөдәтә.

Гомернең дә була язы, җәе,

Салкын кышы, алтын көзләре,

Пар аккошы белән җитәкләшеп,

Бәхет диңгезендә йөзгәне.

Һәр фасылы безнең гомерләрнең,

Барысы да матур үзенчә.

Шушы кабатланмас мизгелләрне

Бик күпләр бит китә күрмичә.

Килсен картлык, килсен әле әйдә,

Йөрәктә бит ялкын сүнмәгән.

Күңелләрдә кояш балкый, димәк,

Гомер язы әле үтмәгән.

 

ЭТ ЧАБА ДИП, БЕТ ЧАБА.

Алны-артны да карау юк,

Тынга кабып чабабыз.

Сизелми гомер үтә дип,

Хәйраннарга калабыз.

 

Үзебез үк вакытларны

Ашыктырабыз шулай.

Узышыплар яшәү өчен

Яратылганбыз бугай.

 

Башкаларны узам диеп,

Адымнарны тизлибез.

Эчебезне нәфес корты

Кимергәнен сизмибез.

 

Сөрлегепләр йөгерәбез,

Бу дөнья кая бара?

Куып тотып узам диеп,

Эт чаба дип, бет чаба.

 

Чама хисен белеп яшик,

Гомерлеккә килмибез.

Соңгы тукталышның кайда

Икәнлеген белмибез.

 

БАСЫП КАЛДЫМ ЮЛДА

Барган җирдә кисәк очраттым да,

Ул идеме диеп уйладым.

Таныгач та, сихерләнгән сыман,

Күзем алмый күреп туймадым.

 

Беренче уй: абау, бигрәк тузган,

Чибәрлекнең эзе калмаган.

Электәге күреп туймас йөзен

Өс-өстенә сырлар каплаган.

 

Икенче уй: мине таныр микән,

Әллә күрми үтеп китәрме?

Бәлки, мин дә шулай тузганмындыр,

Еллар саны биттә җитәрлек.

 

Өченче уй: йә бер Аллаһ!

Зинһар үтсен, мине күрмәсен.

Һаман дөрләп янган йөрәгемнең

Ялкыннарын берүк сизмәсен.

 

Эх син, язмыш, баштан очраштырдың,

Сүнмәс утка салып аердың.

Парлы яшәргә дип хыялланган

Очар канатларны каердың.

 

Үтте, танымады, тик нигәдер

Басып калдым юлда турсаеп.

Ни булыр соң, бер утырган булсак,

Эч-серләрдән бераз бушанып?

 

Таныгандыр, һич ышанмыйм әле,

Мөмкин түгел мине танымый!

Тәүге сөю, керсез шиңмәс чәчәк,

Кем генә соң аны сагынмый?

 

Гомер озата, гомер утка сала,

Тәүге сөю,тәүге ярату!

Гомер үткән, яшьлек дәрте сүнгән,

Мөмкин түгел аны аңлату.

Мөмкин түгел аны оныту.

Комментарийлар