Логотип «Мәйдан» журналы

МАРСЕЛЬ ШӘРАПОВ

(Арча районы, Сарай-Чокырча авылы)

Мин, Шәрапов Марсель Гәптрәүф улы, 1961 елның 24нче ноябрендә туганмын. 10 классны тәмамлагач, хәрби очучы буласым килде, алмадылар. Самолет моторлары төзү заводында (КМПО) токарь булып эшләдем.

Казан авыл хуҗалыгы институтына механика факультетына кердем. Укып бетергәч, үз ягыма кайтып, баш инженер булып 6 ел эшләдем.

Отставкага чыкканнан соң, туган авылым Сарай-Чокырчада клубта мөдир булып эшлим. Шигырь, хикәя, мәсәл, пьесалар язам, баянда уйнап җырларга яратам, өлкән буын танышларымның юбилейларын алып барам. Арча районында "Алма бакчасында" исемле пьесамны биш культура йорты куйды. Түбән Аты культура йорты халык театры исеме алды. Буа районы Күл-Черкен авыл культура йортында "ХЫЯЛ" халык театры "Ялгыз нигез яки Әби патша" исемле пьесамны сәхнәләштереп беренче урынны алды.

 

БӘХЕТ ЮЛЛЫЙМ!

Кояш юллыйм әле сиңа, дускай,

Шифалысын, нурлы, җылысын;

Күңел-бәгыреңне айкап алсын,

Туңган йөрәгеңне җылытсын!

Җәйге яңгыр юллыйм, әйдә, синең

Бар кайгыңны юып төшерсен,

Гөлбакчаңда энҗе тамчылары

Назлы гөлләр булып тишелсен!

Бик сагынсаң, юллыйм шаян җилләр, –

Бит очыңнан сөеп иркәләр,

Керфегеңә кунып иртәләрен,

Сиңа миннән сәлам илткәләр!

Җибәримче сиңа күктән яшен!

«Анысы ник кирәк?» – диярсең,

Яшен-уттай җиргә атылырсың,

Мин дә – яшен! Үзең тоярсың!

Мәңгелеккә мине сөярсең...

 

МАТУРЛЫК АЛИҺӘСЕ

Бар җиhанның яктылыгы,

Төпсез күкнең зәңгәрлеге,

Фәрештәнең сабырлыгы,

Бу күзләргә иңгән, ахры...

Тик бер көнгә олпат шагыйрь булсаң иде,

Бу илаһи матурлыкны язар өчен,

Бер генә көн бөек чәчән булыр идем,

Матур җырым сөйләр бары аның көчен!

Һичьюгында булыйм әле оста рәссам,

Гүзәллекне ак кәгазьгә күчералсам,

Бер тамчы да үкенмәмен, газиз Аллам,

Ошбу хезмәт, көчем алып, хәлдән тайсам!

Кай арада җыйган Гүзәл бу кадәр аң,

Башым иям, и Ходаем, калдым мин таң,

Әйткән сүзең әгәр булса миңа дога,

Кальбең булыр кирәк мәлдә татлы дәва!

 

БАРЫ БЕР МИНУТКА...

Пушкин урамыннан атлый бер кыз,

Дулкынланып чәче тирбәлә,

Үзе затлы, йөзе якты, садә,

Гүя аккош йөзә Иделдә...

Җил бәхетле, әрсезләнеп тәмам,

Сыйпап үтә нәфис иңеннән,

Бусы гына бик аз тоелдымы,

Коча кызның нечкә биленнән!

Керфек очларына үрелә дә

Серле күзләрендә сүрелә...

Үбеп ала җил кара кашыннан,

Ахрысы ул бераз шашынган!

Үсмер малайларча көнләштем дә

Әйтеп салдым кинәт уемны:

«Әй, шаян җил, әйдә, алышыйкчы

Бер минутка гына урынны!»

 

СИҢА

Ничә еллар, Гөлчәчәгем,

Яшертен сине сөям,

Татлы сагыш-күлдә йөзәм,

Эчемнән янам, көям!

Үзең күргәч, сүз әйталмыйм,

Йөрәк син дип какса да,

Ташкынга тиң хис-тойгылар

Янартаудай атса да!

Ярый син бар, диеп иртән,

Үзалдыма елмаям.

Арабызда күпме киртә! –

Уйларымда чуалам!

Яннарымда булмасаң да,

Сөюеңә юанам!

Мәхәббәтне канат итеп,

Хозурыңа юл алам

 

КОРЫЧ ЙОЗАК

Озак чаптым урау юллар аша,

Текә кыяларга менгәнче,

Ак болытлар арасында йөзеп,

Йолдызлардан таҗым үргәнче!

Яшәмәм дип җирдә гел ашкынып,

Үз-үземә нык сүз биргәндә,

Мөлдерәмә тулган хис чайпалып,

Түгелде дә бәгырь күгеңә,

Оя корды йөрәк түреңә...

Үрсәләнде күңел кошың, күрәм,

Эләктем дип шигъри тозакка,

Йөрәгемне мин йөгәнли беләм:

Бикләп тотам корыч йозакка!

Тик шунысын анык әйтә алмыйм:

Түзәрсеңме үзең озакка?.

адан!

Комментарийлар