МАРАТ ИЛДАРОВ
(Актаныш районы Киров исемендәге совхоз).
Тумышым белән Актаныш районы Иске Сәфәр авылыннан булам. Хәзерге вакытта туган авылыма күрше булган Киров исемендәге совхоз бистәсендә яшим. Шунда урнашкан сөт комбинатында эшлим. Иптәшем Алсу белән, кызыбыз Таңсылуны үстереп, тормыш юлына бастырдык. Кызыбызның, киявебез Айнур белән оныкларыбыз Самат һәм Сәфинәнең атна саен Яр Чаллыдан кунакка кайтуын көтеп, аларның барлыгына, исәнлегенә-саулыгына шөкер итеп яшибез. Бик сагынганда, йә булмаса, күзгә нидер ташланса, күңелдәгесен шушылай шигырь юлларына салырга да вакыт табыла, әлбәттә.
Арыган җаннар
Шундый чаклар:
Билгесезлек
Биләп алган күңелне.
Иртәгәсен ничек булыр,
Үзгәрерме бүгенге?!
Яхшыгамы, начаргамы,
Тагын ни булыр икән?
Беркем берни әйтә алмый,
Шундыйрак сорау бирсәң.
Инде генә тынычлана
Һәм дулый башлый кинәт;
Курку катыш кызыксыну
Күңелне ала биләп.
Күңелне генә түгелдер,
Дөньяны курку алган.
Кайсы хәбәр дөрес, хактыр,
Кайсы чын, кайсы ялган?
Билгесезлек,
Авыр тынлык.
Кешеләр дә үзгәрде.
Гәрчә булган үзгәрешне
Сизмиләр дә үзләре.
Рәхәтләнеп көлүче юк!
Булганы да ясалма.
Кайчан җаннар тынычланыр,
Һич тынычлык юк җанга.
Хәттә булган сөенечне
Авыр тышка чыгару.
Нинди тәме булсын инде,
Сөенсәң бер сыңарың?.
Эш башласаң, бер рәте юк,
Никтер кул бармый кебек.
Көн артыннан көннәр үтә,
Ары да бире йөреп.
Һәркем көтә,
Бар ил көтә!
Ил өстендә йөк авыр.
Йә Ходаем, түземлек бир,
Сынмасын берүк сабыр!
Шулай инде
Алҗана шул.
Җаннарга да ял кирәк.
Үтсен иде билгесезлек,
Үтсен иде тизрәк!
ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН СОРАГЫЗ
Таныш-белеш сорау бирә:
‒ Илһам каян аласың?
‒ Аның, ‒ мәйтәм, ‒ берние юк,
Тотасың да язасың.
Нәрсә күрәм, шуны язам,
Шул чактагы халәтне.
Күнегелде инде шулай,
Начармы бу, әйбәтме?
Кешеләр бит төрле-төрле,
Булмый ошап барына.
Кемдер хурлый, кемдер мактап,
Яз әйдә, ди, тагы да.
Язам инде, язган булам,
Мактаганда үсенеп.
Хурласалар исем китми,
Йөргәнем юк бүселеп.
Бар кеше дә шагыйрь түгел,
Ә язу тыелмаган.
Байтак ич минем ишеләр,
Каләмне тоемлаган.
Һәр кулъязма шигырь түгел,
Анысы да билгеле.
Шуңа шагыйрь нисбәтенә
Керткән дә юк үземне.
Язам инде, язган булам,
Күңел өчен бер шөгыль.
Шигырь ничек языламы,
Белмим, мин шагыйрь түгел.
ЯЛВАРЫП СОРЫЙМ
Ходайкаем, Син Кодрәтле,
Мәрхәмәтле Бер Аллам!
Аралачы халыкларны
Канкойгыч сугышлардан.
Мал бүлүдән аралачы,
Җир бүлүдән ‒ ул җитә!
Бары күңел тынычлыгы
Алып килсен һәр иртә.
Арала син күз яшеннән,
Кайгылардан арала.
Йөрәкләрне кургаш түгел,
Сөю белән ярала.
Аналарны күз яшеннән
Араларга онытма.
Борчу түгел, куанычлар
Булып торсын һәр йортта.
Балаларны кызгана күр,
Начар төшләр кермәсен.
Бер гөнаһсыз ул сабыйлар
Ятим үсә күрмәсен.
Мәрхәмәтең чиксез синең,
Мин беләмен, ышанам.
Араларсың бәндәләрең
Бу афәт-сугышлардан!
КЕШЕ КУЯН КУА ДИЕП...
Без дөньяны куабызмы,
Дөнья безне куамы?
Мең тапкырлар биргәнем бар
Үземә шул сорауны.
Дөнья үзе җиңелчә ул,
Адымы да тиз кебек.
Бер алдыннан, бер артыннан
Без йөрибез йөгереп.
Заманалар тиз үзгәрә,
Килми шул калышасы.
Җан булмаса, күз тели бит,
Һич килми карышасы.
Көнчелек тә түгел үзе,
Күршедә бар ‒ синдә юк!
Үтерепләр шул юклыкны
Бетерәсе килә нык.
Күрше алган! Ник алмаска
Әле соң ул алганны?!
Кыйбат инде... Булса булыр,
Мин соң шуңа калганмы?
Кирәкме ул, кирәкмиме,
Анысы башка сорау.
Көн кадагында бит хәзер
Күршеләрдән ким булмау.
Бер ягы бар, күрше ала,
Селкенми дә кесәсе.
Син аласың… Тагын бурыч!.
Юк ла аның бетәсе.
Заманасы шундый хәзер:
Бөтен дөнья бурычта.
Бурычларсыз яшәп булмый,
Күпме генә тырышма.
Камыт инде. Ат шикелле.
Гомерлеккә киелгән!
Әй, сөйрибез бурыч йөген,
Башлар түбән иелгән.
Бер төялгән бурыч йөге
Кимеми. Арта гына!
Каезлыйлар, бурыч диеп,
Чыдасын арка гына.
Арта диеп торып булмый,
Өсти генә барабыз.
Артсын өчен шул йөгебез
Фәлән сәбәп табабыз.
Бер булмаса бер түләнер,
Бурычлы үлми диләр.
Бер мин генә алмыйм әле,
Ала бөтен кешеләр.
Көнчелек тә түгел үзе,
Җан тели бит, күз кыза.
Алмый булмый берничек тә,
Күрше алган ‒ эч сыза!
Шунысы кызык: бурычка
Сорыйсы да юк хәзер,
Бер белмәгән бәндәләр дә
Биреп торырга әзер.
Алар бирә ‒ без алабыз,
Түлә генә җитешеп!
Шул алганны түли-түли
Беттек инде бетешеп.
Зарланып та сөйләш түгел,
Нинди зар ди, нинди зар?!
Синең зарың кемгә кирәк,
Һәркемдә дә бурыч бар.
Юрганга карап сузыш юк
Буйны, озын булганда.
Күршеләр яңаны алган,
Йөгерәбез юрганга.
Без дөньяны куабызмы,
Дөнья безне куамы?!
Шул сорауга җавап эзлим
Яталы да торалы…
Марат Илдаров
Комментарийлар