Логотип «Мәйдан» журналы

МӘФРҮЗӘ ФАТЫЙХОВА

Актаныш районы, иске Сәфәр авылы.

Мин 1962 елның 29ныч июлендә ямьле Актаныш районының Иске Сәфәр авылында дөньяга аваз салганмын. Авылның бөтен матурлыгын күреп, табигатенә сокланып, бер генә минутка да авылымнан аерылмыйча, тормышка чыгып, ике бала үстереп, туган җиремдә гомер кичереп иҗат итәм. 2017 елда лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта Иске Сәфәр авыл җирлеге советында хезмәт куям. 2013 елның октябрь аеннан иҗат итәм. Минем шигырь юлларына 30га якын көй яздылар.

 

СӨЙЛӘШИКЧЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

Кимсетүләр, изелүләр аша

Сынмадың син, телем, яшисең.

Баш имичә, минем татар телем,

Сыгылмадың әле, яшьнисең.

 

Көч бирәсең безгә яшәргә син,

Сөйләшәбез татар телендә.

Телен белгән илен һәрчак сөяр,

Горур басып йөрер илендә.

 

Без татарлар, туган телебезне,

Гореф-гадәтләрне югалтмыйк.

Бердәм булып яклыйк телебезне,

Чәчәк атсын илдә, таптатмыйк!

 

Мин татармын диеп, кукрәк кагып

Сөйләшикче татар телендә.

Телен сөйгән илен берчак сатмас,

Яратыр ул туган илен дә.

 

Ата-бабалардан калган телнең

Югалмасын без бит беләбез.

Туган илнең, туган телебезнең

Якынлыгын бүген тоябыз.

 

Татар телен саклыйк, тамыр җәйсен,

Яшь буыннар шуны аңласын.

Мәңге яшәр татар телебезне

Татар булган кеше сакласын!

 

ТӨШЛӘРЕМӘ КЕР СИН, Ә Н К Ә Й

Төшләремә керсәң әгәр, Әнкәй,

Кочып алыр идем үзеңне.

Җибәрмичә кысып торыр идем,

Күзләремне алмый үзеңнән.

 

Чәчләреңне тарап үрер идем,

Сыйпый-сыйпый, Әнкәй, башыңнан.

Күз алдыма китереп син пешергән

Мичтә, Әнкәй, таба ашыңны.

 

Миңа биргән үгет-нәсыйхәтең

Ярдәм итте тормыш юлымда.

Тайпылмыйча, алга таба атлыйм

Син күрсәткән тормыш юлыннан.

 

Әнкәй, бәгърем, юксынамын сине,

Күңелкәем сине сагына.

Син җитмисең кыен чакларымда

Сагыш тулы минем җаныма.

 

Төшләремә кер син әле, Әнкәй

Күрешик бер генә булса да.

Тутырып бер сиңа карар идем,

Мөлдерәмә яшьләр тулса да.

 

Беләм, Әнкәй, кире кайтмасыңны,

Ә күңелем һаман сине көтә.

Сагынулар, юксынулар аша

Гомерем, Әнкәй, синсез үтә...

 

БӘХЕТ КӨТӘМ СИННӘН, АЛТЫН КӨЗЕМ

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Өеп бирсен миңа көткәнне.

Сагыныплар искә алам әле

Һәрвакытта баштан үткәнне.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Сәламәтлек бирсен Ходаем.

Гомеремнең калган мизгелләрен

Бәхет-шатлыкларда узаем.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Балаларым булсын бәхетле.

Мәхәббәтнең татлы җимешләре

Минем өчен олы бәхет бит.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Яшим әле тату тормышта.

Өлешемә язган көмешемнән

Риза булып яшим язмыштан.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Тыныч булсын иде дөньялар.

Бар булганга шөкер итеп яшим,

Рәхәтлектә үтсен тормышлар.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Тәүфыйклардан, зинһар, аерма.

Пар канатым миңа терәк булсын,

Сындырма син аны, каерма.

 

Бәхет көтәм синнән, алтын көзем,

Бәхет бит ул ‒ җирдә яшәве.

Һәр ел саен килсен алтын көзләр,

Бәхет бит ул җирдә яшьнәвем!

 

СӨЕНӘМЕН

Сөенәмен якты көн туганга,

Тәннәремдә җаным булганга;

Гомер сукмагымда күңелемә

Якты хисләр генә тулганда.

 

Сөенәмен, зәңгәр күккә карап,

Тагын бер көн матур узганга;

Агачларда сайрар сандугачлар

Яңгыратып көйләр сузганда.

 

Сөенәмен, җирдә яшимен дип,

Куанамын килер көннәргә;

Ай янында йолдыз серләшкәндә

Уйланамын сихри төннәрдә...

 

Сөенәмен, һәркөн йөрәгемнең

Яшим әле диеп типкәнгә;

Зәңгәр күктә якты кояшыбыз

Җир йөзенә нурлар сипкәндә.

 

Сөенәмен илһам килгән чакта

Истәлеккә шигырь язганга;

Дәвам итеп яшәү елларымны

Җәйләр, көзләр, кышлар, язларда.

 

ТОРМЫШЫМ ДӘВАМ ИТӘ

Мин бәхетле туганыма

Һәм гашыйкмын тормышка.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш миңа тормышта.

 

Тәннәремдә җаным барда

Сихәт алам тормыштан.

Күпме әле яшисем бар,

Язылган ул тумыштан.

 

Гомеремнең һәр мизгеле

Тарих булып языла.

Китабымның яшәү бите

Ачыла да ябыла.

 

Тормышымның үр баскычы

Әле ерак, күренми.

Яшәремә зур этәргеч,

Ераклыгы беленми.

 

Туу... Яшәү дәвам итә

Ходай биргән гомерне.

Кара болыт капламасын

Йөрәгем һәм күңелне.

 

Мәфрүзә ФАТЫЙХОВА

Комментарийлар