ЛЮЦИЯ ЛОТФУЛЛИНА
(Биектау)
1972 елда туганмын. Бертуган Максудилар исемендәге 5нче номерлы Биектау урта мәктәбенең туган тел укытучысы. Хезмәт стажым да, педагогик стажым да – 33 ел. 1991 елда Арча педагогия училищесын, 1997 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым.
СЕБЕР КАЛАСЫНА
Бигрәк озын булды бу ел:
Озак үтте кышы, көзләре...
Йөрәгемә уелып, истән чыкмый
Елмаюы, зәңгәр күзләре.
Җиһаннарга сыймас сагынуның
Нинди булганлыгын аңладым.
Инде ничәнче кат күңелем белән
Себер каласына юл алдым.
Әй Печора! Мине көттеңме?
Түзә алмый сагыну-сагышларга,
Киләсемне минем белдеңме?
Мин тапшырдым сиңа ышанып,
Сакладыңмы минем баламны?
Зәхәр салкыннарың, бураннарың белән
Какмадыңмы йөрәк парәмне?
Әй Печора, мәрхәмәтле булчы,
Җылы булсын синең кочагың!
Бик күрәсем килсә бәгърем җимешен,
Хыялымда сиңа очамын.
КҮРЕШҮ
Әллә кайдан гына килеп чыктың да
Уйнап кына миңа сүз каттың.
Сүрелеп барган кайнар хисләремне
Йөрәгемдә минем яңарттың.
Читлегеннән очып чыгар булып,
Тиле йөрәк ярсый-ярсый типте.
Бар дөньясын онытып, сызылып,
Күрешүдән әллә ни көтте.
СОЛДАТ ӘНИСЕ
Кыр казлары кайтты бүген,
Каңгылдашып, рәткә тезелеп.
Карап тордым кошлар очканын,
Ямансулап, үзәгем өзелеп.
“Саулармысез, дуслар, кайттыгызмы,
Мең чакрымнар очып, кагынып,
Туган якның иркен болыннарын,
Зәңгәр күлегезне сагынып?”
Көзен китте кошлар, синең кебек,
Бик озакка безне калдырып.
“Имин генә йөреп кайтыгыз!” ‒ дип
Озатып калдым күзем талдырып.
Көзен киттең, улым, кошлар кебек.
Кошлар кайтты, ә син һаман юк.
Исән-сау бул, улым, кайтырсың көз,
Ил-көннәргә бирсен тынычлык.
Назларым күп сиңа бүләк итәр,
Сүзләрем күп сиңа сөйлисе.
Килер ул көн, кайтыр балакаең,
Сабыр бул син, солдат әнисе.
ТӘҮГЕ ХИС
Син минем саф, иң самими сөю хисем,
Дөньядагы иң кадерле аһәң исем.
Кулларыма сеңеп калган әрем исе,
Таң атканда алсу кояш төсе.
Яшьлегемдә калган татлы ядкарь,
Каралталмас бу хисләрне җиде ятлар.
Үләндәге иң беренче иртәнге чык,
Синең кебек башка булмас – беләм ачык.
Йөрәгемдә бөреләнгән тәүге гөлем,
Өмет-шатлык бүләк итәр якты көнем,
Иң нурлысы, йолдызлысы кара төннең.
Бәхеткәе булдың икән хәзер кемнең?
ЗАМАНА
Керсез күңел, саф йөрәкнең хәзер
Кими бара никтер бәһасе.
Дөньябызны чолгый, төпкә тарта
Имансызлык, нәфес бәласе.
Үзгәрмимен, мин заманча түгел,
Иярмимен һичбер модага.
Нинди булса, шулай яши күңел,
Намусымны салмый шобага.
Кирәк түгел алтын-көмешләре,
Булсалар да Каф тау кадәрле.
Якыннарым булсын исән-имин,
Тынычлыгым миңа кадерле.
Люция ЛОТФУЛЛИНА
Комментарийлар