ЛЮЦИЯ БИКМУЛЛИНА
(Лаеш районы, Татар Янтык авылы)
Мин, Люция Нәкыйп кызы Бикмуллина, 1969 елның 18нче июнендә Лаеш районының Татар Янтык авылында туганмын.
Әти-әнием гади колхозчылар булганнар. Ләкин икесе дә бик иртә безне калдырып киттеләр. Безне, ике бәләкәй кызны (апама ‒ 7 яшь, миңа ‒ 3), әтиемнең әнисе ‒ яраткан әбием ‒ беркемгә дә бирмичә тәрбияләп үстерде.
Туган авылымда урта белем алып, педагогия көллиятендә укып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә күп еллар тәрбияче булып эшләп, Казан шәһәрендә гомер иттем.
Бүгенге көндә яраткан ирем ‒ олы терәгем белән туган авылыбызда илһамланып матур гына гомер итәбез. Шигырьләр язарга яратам. Бүгенге көндә 400дән артык шигырем бар.
АПА-СЕҢЕЛ СЕРЛӘШҮЕ
‒ Сеңлем!
Яшьлегемә кайттым әле бүген,
Яшьлек дусларымны барладым.
Җиләк җыеп, кукы ашап үскән
Тау битләрен ялгыз урадым.
Таң атулар бигрәк матур иде,
Атлар кешни иде болында.
Ялпы болынында печән чапкан,
Бабайларның чалгы кулында.
Әниләр дә кырдан кайтып керми,
Бәбкәсен дә куя үзләре.
Кояш җылысында пешкән алсу
Алма кебек була йөзләре.
Кесәсенә уган арыш салып,
Әни урак ура басуда.
Эх күрсәтсәң иде бу көннәрне
Хәзер үзләренең барсына...
Әни юрган сыра, кич утырып,
Бармагына киеп уймагын.
Җырлап юрган сырган чакларыңда.
Әни бәгърем ниләр уйладың?
Төшләр күрсәм, сиңа сөйли идем...
Беркөн әти керде төшемә.
"Исән икән балакаем", ‒ диеп
Юрауларың әл дә исемдә.
Әни җаным, бик авырлык күрдең,
Ялгызыңа синең дүрт балаң.
Арба-чана тартып үстердең бит,
Уйлыймын да хәйраннар калам.
Калыбыңа төеп балчыгыңны,
Кирпеч суктың бик күп кешегә.
Ихтыярсыз калган ир-атлар да
Сокландылар синең эшеңә.
Энем белән балчык ташый идек,
"Уфаллага" салып зур ләгән.
Төшке ашка кайткан чагыңда ук,
Кырык кирпеч суктың бер дигән.
‒ Апам бәгърем!
Бу гына да түгел hөнәрләре.
Тегү, чигү, колак тишүләр.
Кулларыңа чүкеч, балта тоткан,
Бик аз булган аның ишеләр.
Тагын әле бик күп кеше аңа
Шифа алу өчен килгәннәр.
Күз карату hәм дә балаларын
Өшкертергә аңа йөргәннәр.
Кулы җиңел, теләкләре изге,
Ярдәм иткән сырхау кешегә.
Авылдашлар аны искә ала,
Тап төшерми аның исемгә.
ӘБИ БӘГЪРЕМ!
Айлы матур кышкы кичләрне син
Корамалар ялгап үткәрдең.
Син ялгаган матур корамалар,
Күз яуларын алды күпләрнең.
Йоннар эрләп, оек-бияләйләр
Бәйли идең, әби-бәгърем.
Катып бетә иде таудан шуып,
Ник белмәдек шулар кадерен.
Сынауларын жәлләмичә биргән,
Ходай сине якын күргәндер.
Бер-бер артлы килгән авырлыкка,
Йөрәккәең ничек түзгәндер.
Ялгыз канат белән яшәдең син,
Сер бирмәдең дуска, туганга.
Бар җирең дә чиста, пөхтә булды,
Узең артык тырыш булганга.
Гүр туфрагың түшәк булсын сиңа,
Кабереңнән нурлар бөркелсен.
Оҗмах түрләрендә булсын җаның,
Бәлки күрешербез, кем белсен...
Тыныч йокла, газиз әбием!
Туган авылым
Тыныч кына аккан Инешемнең
Башлангычы ‒ Бырыс чишмәсе.
Тау куенына яткан туган авылым,
Назлап килә сиңа дәшәсе!
Авылымны урамнарга бүлеп,
Кадер белән бирелгән исемнәр.
Татар Янтыгым дип искә ала
Язмыш алып киткән кешеләр.
Авыл башы Ындыр капкасыннан
Яу кырына киткән бабайлар.
Җиңү яулап кайткан исәннәре,
Тик күбесе ятып калганнар...
Түбән очта күпме авылдашлар
Хезмәт иткән тугры халкыма.
Кирәк икән, ярдәм кулы сузган,
Әйләнгәннәр алар ялкынга.
Юкка гына колхоз идарәсен
Йөртмәгәннәр Кызыл Ялкын диеп.
Саламатта булган иң уңганнар,
Салкын чишмә сере шунда бит.
Ырга башы батырлары белән
Дан казанган бөтен районга.
Югары оч гаҗәп үрнәк булган,
Тиңнәр булмаганнар райкомда.
Гомырыклар үзгә якын халык,
Изгелектә булган юллары.
Киң җилкәсен куеп хезмәт иткән,
Сер бирмәгән кыз hәм уллары.
Авылымны саклый Каршы урман,
Байлыгын да бирә, жәлләми.
"Бердәм булгач, бергә булсын", ‒ диеп
Аерылмаган халкым әллә ни.
Чигә тавы, Такталы юл буйлап,
Бергә-бергә печән чапканнар.
Казан асып, шалаш ясап шунд,.
Печәннәрен саклап ятканнар.
Тирән елга, Киртә башыннан да
Файда булган авылдашларга.
Кыр әнисе, кукы ашап үстек,
Бик тәм керткән алар ашларга.
Җиләк дисәң, безнең якта гына
Мул җиләкле Сапа елгасы.
Онытылган инде, Чишмә елгасының
Кем булгандыр алда хуҗасы.
Әй атаклы Ялпы болыныннан
"Әби чәче" җыеп йөргән чак.
Җәйге лагерь шунда якын иде,
Җыя идек чәчәк бер кочак.
Тирә-юньдә бары бездә генә,
Изге чишмә,Олы зиратлар.
Авылыбызның барлык байлыгына
Халкыбызның чиксез хакы бар.
Кеше байлыгыннан көнләшмәгән,
Үзенекен читкә бирмәгән.
Борынгыдан яхшы булган халкым,
Явыз Иван аңа тимәгән.
Яши әле авылым иркен сулап,
Бетмәсен ул, гөрләп яшәсен!
Изге булган өчен аңа һәрчак
Назлап кына килә дәшәсем.
Люция БИКМУЛЛИНА
Комментарийлар