Логотип «Мәйдан» журналы

ИСХАК ФӘЙЗУЛЛИН

(Тәтеш районы, Зур Әтрәч авылы)

Мин – Исхак Файзуллин. Миңа 56 яшь. Татарстанның Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында яшим. Күрше Алабирде авылында математика укытам. Хисап фәннәре тирәсендә кайнасам да, шигырьләр язгалыйм шулай. ВКонтактеда иҗади төркемем бар.

БЕР ТЕЛӘК

Теләгемдә кешеләрне

Бүлеп тормыйм төркемгә.

Дуска, дошманга карамый,

Бәхет телим һәркемгә.

 

Теләр идем матди әйбер,

Белмим ниләр кирәген.

Бәхет теләп дога кылам:

Кабул булсын теләгем.

 

Ят кешеме, йә туганмы ‒

Барыгызга бер теләк.

Дөньяда бәхет барлыгын

Белеп типсен һәр йөрәк.

 

ТЕЛЕФОННАРГА КАРАП

Биек тауның башларында

Очып йөри күбәләк.

Интернет һәм вай-фай булса,

Бар дөньябыз түгәрәк.

 

Кәкре каен кәүсәсендә

Тук-тук килә тукран.

Бармакларым кәкерәйтеп,

Ватсап чукып утырам.

 

***

Безнең урам уртасында

Үсеп утыра каен.

Үксеп-үксеп ник елыйсың,

Өзелдеме вайфаең?

 

Татарча "кая барасың?",

Урысча "куда пойдешь?"

Өйдә интернет югалса,

Пожалуй, с ума сойдёшь.

 

***

Әнә килә автомобиль,

Ишеге мазут кына.

Күрешкәч тә, сөйләшәбез,

SMS язып кына.

 

Агыйделнең аръягында

Сания апа сөт сата.

Бишектәге балалар да

Телефон тотып ята.

 

***

Агыйделдән агып килә

Ике кисәк колбаса.

Көннәр буе нишләр идек,

Телефоннар булмаса.

 

Иртә торып, тышка чыксам,

Сандугачлар – усакта.

Бер минутка кергән идем,

Көнем узды ватсапта.

 

***

Агыйделдә – ак кораб,

Утырдым алга карап.

Уза инде яшь гомерләр

Телефоннарга карап.

 

АП-АК ШИГЫРЬ

Яңа елга яңа шигырь яздым,

Яңа кардай саф һәм йомшакны.

Бөртек-бөртек ап-ак сүзләр сиптем,

Булсын, дидем, сезгә ошаклы.

 

Яңа елга яңа шигырь яздым,

Ак хисләргә манып каләмем.

Телим сезгә бүген тагын бер кат

Искәртергә дөнья иләмен.

 

Ак төсләр күп! Күрә генә белик,

Ак гамәлләр җирдә бихисап.

Тоймый да бит калуыбыз мөмкин,

Гел сорысын күзләп утырсак.

 

Дускайларым! Очрашулар – сирәк,

Еш утырып булмый гәпләшеп.

Яңа кардай ап-ак шигырь яздым,

Һәммәгезгә теләп ак бәхет.

 

Ак карлардай ак уңышлар сезгә,

Энҗе кебек матур киләчәк!

Күгебездән аклык кына явар,

Күңелебездән аклык теләсәк.

 

ШИГЫРЬ НИЧЕК ТУА?

Авылдашлар кайчак сорап куя:

«Син шигырьне ничек язасың,

Ничек аны уйлап чыгарасың,

Ә сүзләрен каян табасың?»

 

Кайберләре бераз шикләнәләр,

Күчергәндер, диеп, китаптан.

Ярыйсырак шигырь язар диеп

Көтмәгәннәр, димәк, Исхактан.

 

Ә шигырьне уйлап чыгармыйлар,

Ул гөл кебек шыта күңелдә.

Бөреләнә, аннан яфрак яра,

Аннан чәчәкләргә күмелә.

 

Әйтсәм, әйтим серен: шигырь туа

Алсуланып таңнар атканда,

Кызарынып, җәйге тыныч кичтә

Офыкларда кояш батканда.

 

Шигырь туа, язгы урамнардан

Гөрләвекләр җырлап акканда.

Су буена моңсу тирәкләргә

Сагынышып кошлар кайтканда.

 

Шигырь туа яшен яшьнәгәндә,

Тәрәзәне яңгыр какканда.

Тау башында чирәм калыкканда,

Алмагачлар чәчәк атканда.

 

Шигырь туа кышкы җилсез көндә

Талгын гына карлар яуганда.

Суык җилләр юри уйнап кына

Битләреңнән үбеп алганда.

 

Шигырь туа кайгы килгән чакта,

Җаннарыңны хәсрәт басканда.

Йә булмаса, бәхет елмайганда,

Күңелләрдә шатлык артканда.

 

Шигырь туа, сине рәнҗетсәләр,

Начар сүзләр әйтеп нахакка.

Төп башына әгәр утыртсалар,

Ымсындырып җылы, йомшакка.

 

Шигырь туа, әгәр чибәр кызлар

Көтмәгәндә сиңа елмайса.

Безнең күңел ярлы булыр иде,

Җир йөзендә сөю булмаса.

 

Шигырь туа кайчак еллар буе,

Әйтер сүзне булмый төгәлләп.

Ә кайвакыт язып туктап булмый,

Хисләреңне булмый йөгәнләп.

 

Кайвакытта утын табып булмый

Илһамият дигән учакка.

Киресенчә, шигырь туар өчен

Бер җылы сүз җитә кайчакта.

 

Исхак ФӘЙЗУЛЛИН

 

Комментарийлар