ИЛСӨЯР СӘЛӘХОВА
(Лениногорск районы, Яшел Алан авылы)
Салахова Илсөяр Илгизәр кызы 1962 елның 14 июлендә Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында дөньяга килә. 1969-1979 елларда Зелёная Роща авылы мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәрендә 36 һөнәри училищеда белем ала. Тегүче һөнәрен үзләштерә. Аннан туган ягына кайта. 1981 елда элеккеге Куйбышев, хәзерге Самара шәһәрендә чигүче һөнәренә, читтән торып Алабуга шәһәренең культура-агарту училищесында режиссерлыкка укый.
Бугенге көндә Лениногорск районы Яшел Алан (Зеленая Роща) авылында яшәп иҗат итә, лаеклы ялда. Тәүге шигырьләрен 34 яшендә яза башлый. 2022 елда беренче "Яшьлегем эзләре" шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Картлык белән сөйләшү
Кышлар җитсә ак бураннар
Себерә юлларымны.
Җәйләр саен кәккүк саный
Калган гомерләремне.
Әй бу тормыш, кызык кына...
Үтә дә китә икән.
Картлык никтер алга чаба,
Ә яшьлек кала икән.
Яшьлектә, җүләр вакытта
Тоттык тормыш йөгәнен.
Төрле якка тарткаладык,
Аңламадык серләрен.
Тормыш йөгәнен тотарга
Остарып беткәч кенә,
Картлык арбасына никтер,
Күчерә ипләп кенә.
“Тукта картлык, син ашыкма
Мин сиңа юлдаш түгел.
Туплаган акылларымны
Кулланмый мөмкин түгел!
Тынды язмыш бураннарым,
Кипте сагыш чишмәсе.
Тормышның кадерен белеп,
Килә әле яшисе”.
Югалган яшьлек
Сандугачлы болыннарда икәү
Чәчәкләр җыйдык.
Такыялар белән бергә,
Яшьлек хыялын үрдек.
Тормыш юлын җитәкләшеп,
Атларбыз дип уйладык.
Язмыш дигән төшенчәнең
Ни язганын белмәдек.
Көнләштеме бездән язмыш?
Адаштырды юлларда,
Чәчәкле болында йөргән
Эзләребез югалды...
Еллар үткән саен уйлар,
Көн дә кунак күңелемдә.
Чуалган сукмаклар буйлап
Сәфәр кылам болынга.
Без үскәндәге чәчәкләр...
Сандугач җыры шул ук.
Күпме эзләп карасам да,
Яшьлегебез генә юк!!!
Сөю хисләре
Сөю чишмәсеннән учларыма
Сулар алып бирдең сусагач.
Никләр генә миңа “сөям”-дидең,
Мәхәббәтең мәңге булмагач?
Биек тауга менгәч, колач җәеп
“Яратам мин сине”-дидең бит.
Мин ышандым җүләр, чөнки сиңа
Өзелеп-өзелеп гашыйк идем бит.
Вәгъдәләштек шунда, көмеш кыңгыраулар
Шатланышкан иде чайкалып...
Сөю учагыннан бары утлы күмер
Калды минем җанны яндырып.
Җир ананың теле булса әгәр...
Рус теленнән тәрҗемә ителгән
Җир ананың теле булса әгәр,
Әйтер иде безгә сыкранып:
“Мин бит сезгә үги ана түгел,
Бәлки, гафу сорарга вакыт?”
Сез бит минем газиз балаларым,
Барыгыз да җылы куйнымда,
Чишмә суларымны сезгә биреп,
Тукландырам иген кырымнан.
Никләр мине шулай яндырасыз?
Шартлатасыз бер дә кызганмый.
Мин гасырлар буе тынлык көтәм,
Төнне көнгә яллап йокламый.
Җир ананың теле булса әгәр
Әйтер иде: “Җитте, туктагыз!” –
Шушы сабыйларны кызганыгыз,
Юкмы әллә бердә җаныгыз?
Ник тынгысыз икән бу дөньябыз?
Тагын күпме каннар коелыр?
Канлы давыл илне каплап китсә,
Ялгыз башым кая сыеныр?
Җир ананың теле булса әгәр,
Әйтер иде газиз халкына:
“Дошманлашмый, тату гына яшәп
Тугры калчы зинһар анаңа!”
Сезгә мине сөреп эшкәртәсе,
Миңа басып горур атлыйсы.
Җылы кояш нурларына күмелеп,
Яшисе дә иде, яшисе!
Җир ананың теле булса әгәр...
(2022 ел)
“Әнкәемнең балан бәлеше”
Таң атканда тәрәз буендагы
Баланнарга көн дә күз салам.
Кызарышып килгән тәлгәшләрне,
Учларыма алып сокланам.
Йомшак җилнең назлап китүеннән,
Җем-җем итә балан тәлгәше.
Шул чагында никтер искә төшә,
Әнкәемнең балан бәлеше.
Тәмле итеп мичтә пешкән бәлеш,
Күз алдымда әле бүген дә.
Шул бәлештән чыккан хуш исләрне,
Алыштыра алмый берни дә.
Шикәр комын суга бутап әнкәй,
Сибәр иде бәлеш өстенә.
Ул бәлешнең тәмен, бүгенгәчә
Оныта алмыйм, тора телемдә.
Әйткән идең әнкуәй: “Өйрәнеп кал,
Пешерерсең кызым, үзең дә.”
Юк шул әнкәй, минем бәлешләрем,
Синекедәй булмый, берсе дә...
Тирә – якнөы нурландыра бүген,
Алтын көзнең балан тәлгәше.
Күңелемдә уелып калды минем,
Әнкәемнең баллы бәлеше!
Илсөяр СӘЛӘХОВА
Комментарийлар