Логотип «Мәйдан» журналы

Игътибар! Җыр язабыз!

«Мәйдан» журналы тирәсенә тупланган Авыл шагыйрьләре өчен бу көннәрдә бездә тагын бер яңа проект эшли.

Бу юлы җыр текстлары иҗат итәбез. Безнең «җырлап торган» шигырьләрне республикакүләм танылган тандем – композитор Вәсим Әхмәтшин белән җырчы Асия Әхмәтшина бәяләячәкләр. Җиңүчеләрне өчәү булыр дип планлаштырабыз. Иң шәп шигырьне (композиторның күңел кылларын тибрәтә алса, билгеле!) көйгә салу да планлаштырыла. Авыл шагыйрьләре арасында җырлары инде күптән зур сәхнәләрдән яңгыраучылар да бар, әлбәттә. Әмма безнең бу проектлар кемнедер аерып алу, таныту нияте белән генә үткәрелми бит. Төп максатыбыз – аралашу, дуслашу, бер мәйданга «Мәйдан»га!) җыелу.  

Шартларына килсәк, биредә авыл шагыйрьләренең барысы да катнаша ала. «Мәйдан» журналына, киләсе яртыеллыкка язылган булу гына кирәк.

Проект инде башланды. Җыр текстларын 10 июньгә кадәр җибәреп бетерергә кирәк булачак.

Комментарийлар