Логотип «Мәйдан» журналы

ЯЗГӨЛ ДӘҮЛӘТШИНА

(Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы)

КАБАТЛАНМАСЫН ИДЕ СУГЫШ АФӘТЛӘРЕ
Кулларыма каләм алып
Язарга әзерләнәм.
Хатирәләр сандыгыннан
Ак әбием әзерләгән.
Әниемнең әбисе ‒
Серле сандык хуҗасы.
Ниләр генә күрмәгән бит
Сугыш чоры баласы?!
Яшь булса да, ак әбием
Тырышып хезмәт куя.
Суслангерга җибәргәч тә,
Авыр эшләргә түзә.
Авыр сугыш елларында,
Бергә иген игәләр,
Сөт ташыйлар Келәвешкә,
Ат юк, үгез җигәләр.
Бабам кайта сугыш кырларыннан,
Аягында тирән ярасы.
Күреп ала уңган кызны,
Ничек кенә күңелен табасы?
Сугыштан соң авыр еллар,
Әкрен генә тормыш җайлана.
Әби белән бабай гаилә корып,
Бик бәхетле яши дөньяда.
Сугыш кырларыннан алган яралары,
Күкрәгендә орден, медале.
Сабыр канатларын сындырмыйча,
Түзгән аның ничек йөрәге?
Кабатланмасын сугыш афәтләре,
Безнең буын тыныч яшәсен!
Бакыйлыкта әби-бабам рухы
Оҗмах нуры белән бизәлсен.

ӘБИЕМӘ
Безнең әби бер генә шул,
Картаймасын диеп телибез.
Сау-сәламәт булып, безне сөендереп,
Озак яшә, әбиебез.
Синең көләч йөзләреңә,
Күзләр тия күрмәсен,
Җырлап, биеп күңел ачып,
Сөендереп безне яшисең.
Ничә килсәң, бәлеш пешкән,
Тәмле коймак өстәлдә,
Карлыганың, мәтрүшкәле чәең,
Әзер тора барысы киштәдә.
Оныкларым диеп каршы аласың,
Нинди генә уен уйлап тапмыйсың,
Җырлыйсың да безнең белән, биисең дә,
Картлыгыңны уйлап тормыйсың.
Чын тәрбия бирдең нәниләргә,
Кызганмадың күңел җылысын.
Безне яраткан күк яраттың,
Тигез күреп кече, олысын.
Биш оныгың килә сине сагынып,
Һәммәбезне каршы аласың,
Синең кебек чын йөрәктән
Кем генә соң сөя баласын?!
Оныкларың үсеп җитте синең,
Оныкчыклар әле күрерсең.
Картаймале, безнең әбиебез,
Тагын шулай биеп йөрерсең.
Бабай да бит сине хөрмәт итә,
Саулык тели сиңа һәрвакыт.
Тигезлектә яшәсәгез иде,
Бер-берегезне шулай яратып.

 

ЯЗГӨЛ ДӘҮЛӘТШИНА 

Комментарийлар