Логотип «Мәйдан» журналы

«ЯРАЛЫ ЮЛБАРЫСЛАР»

НУРИЯ ВӘЛИӘХМӘТОВА, «Авыл шагыйре» бәйгесенең 2 нче туры.

Кагылмагыз... Безме? Без ул-

Яралы юлбарыслар!

Илдар Юзиев, "Без".

 

"Без ничек шәфкатьле булыйк,

Хөр җанлы, изге булыйк? "

Тормышның кырыслыгыннан

Чыныккан безнең холык.

 

Булган заман... Нурын биргән

Мәдрәсәләр ябылган;

Продразверстка халыкның

"Соңгысын" тартып алган.

 

Безнең яшь Мөҗәебез дә

Нарышта көтү көткән.

Чабышып йөргән сарыклар

Аның үзәген өткән.

 

Өтсә өтә, ул да чаба,

Чөнки аны көтәләр.

Ярты айга - бер буханка, -

Өйдә рәхмәт әйтәләр.

 

Юклыгын да, ачлыгын да

Күргән түзем халкыбыз.

Илгә бәла килгән чакта,

Яралы юлбарыслардай,

Баскан иң беренче сафка -

Шундый безнең холкыбыз.

 

Илебезне, ирегебезне

Саклап калган бабайлар.

Аклый даннарын оныклар -

Безнең газиз малайлар!

 

СОҢГЫ КӨНДӘЛЕК

Тик ышанам җырның явызлыкка бер чик куярына!

Табыйк шундый бер җыр!

Илдар Юзиев. "Табыйк шундый бер җыр! "

"Бер-берсенә ташланырга тора

Илләр, гаскәр, яулар".

Яңгыраса гүзәл җырлар,

Туктар иде даулар.

 

Белә дошман җырның көчен,

Аулый шагыйрьләрне;

Буйсындырмакчы үзенә

Җырчы яугирләрне.

 

Каһәр суккыры фашистлар

Безнең илгә ташланды.

Берни дә үзгәртеп булмый,

Илдә сугыш башланды.

 

Сугыш бара, бомба шартлый,

Үлем оча һәр тарафка.

Җырларын солдат-шагыйрьләр

Багышлаган туган якка.

 

Таләпчән, гадел дә булган

Кыю командир Мөҗәй.

Шигырь белән солдат рухын

Күтәреп торган һәр җай.

 

Ике йөз илле җиделәп

Көнне эченә алган

Мөҗәһитнең көндәлеге

Исән сакланып калган.

 

Җиңүгә тирән ышаныч,

Ватанга зур мәхәббәт,

Дошманнарга нәфрәт хисе

Тәрбияләвенә рәхмәт!

 

Исән булса, җырларына

Кушылыр иде илләр.

Туктар иде кан коелу,

Аязыр иде көннәр!

 

ҖАННАРЫБЫЗ БАТЫР БУЛСЫН!

Уйлыйсыздыр: адәмнәргә

Шагыйрьнең үзе кирәк?

Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч,

Даны һәм сүзе кирәк.

Илдар Юзиев."Уйлыйсыздыр".

 

Батырлар җиргә ауганда,

Күз алдыма китерәм:

Яудан кайтмый япь-яшь ирләр-

Шуны авыр кичерәм.

 

Каһарманнар җаны үлми -

Оҗмахларга урнаша.

Гүя Муса белән Мөҗәй

Фикерләр уртаклаша.

 

Сөйли Мөҗәй горурланып:

"Бирешмәдек, нык булдык.

Барча көчебезне салдык,

Сездән зур үрнәк алдык".

 

Җәлил җаны рәхмәт әйтә

Хәйретдинов Мөҗәйгә:

" Жаннарыбыз горур булсын,

Без җиңәчәкбез җәйгә! "

 

... Йолдыз кебек балкыдыгыз

Азат илнең күгендә.

Сездән бүген үрнәк ала

Балалар да, үзем дә.

 

Батырларның һәйкәлләре

Чәчәкләргә күмелә.

Шагыйрьләрнең даны кала,

Сүзләре - ил телендә !

----------------------------------------------------------------------------------------------------------

Илдар Юзигә ияреп язылган шигырьләр

(Илдар абый мотивларына)

ХУШЛАШАСЫ КИЛМИ!..

Төнге урманнарга керәсе дә,

Югаласы килә.

Кем соң Мәңгелекнең серен

Сиземли-аңлый белә?

 

Мин дә табигатьне

                                      тыңлап яшим,

Балачакка янә кайта-кайта.

Буран дулый, шомландыра яшен,

Сил ташкыны елан булып ята...

 

Әмма һич тә хушлашасы килми -

Кәккүкләрдән һаман үтенәм:

-Фал ачыгыз миңа Киләчәкнең

Мәхәббәти галәм читенә!

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар