ҺАДИ МӨХИТОВ
(Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы)
Мин, Мөхитов Адиҗан Адельҗан улы, 1961 елның 22нче гыйнваренда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туганмын. 1968-1978 – мәктәп еллары. 2018-2022 елларда Буа мәдрәсәсендә укыдым. Хәзерге вакытта авылда имам-хатыйб вазифасын башкарам. Шигырьгә килгәндә, 2017 елда яза башладым .
ХЫЯЛДА КАЙТАСЫ ЮЛЛАР
Әнием бәгърем,
Балалар дидең,
Сыйпаплар баштан,
Назлаплар сөйдең.
Мәңге борчылдың
Шул безнең өчен,
Кирәк булганда,
Утларга кердең.
Изге догаңнан
Калдырмадың син.
Эчкерсез рәхмәт,
Булганың өчен.
Әнием бәгърем,
Куйдың хөрмәтең.
Һәрдаим бирдең
Дөрес киңәшең.
Оҗмахта минем
Хәзер урыным.
Тик җитми, әнкәй,
Синең куеның.
Яшәтсәң иде
Күргән төшеңдә,
Фани дөньяда
Җәен-кышын да.
Әнием бәгърем,
Юк кайтыр юллар.
Хыялда гына
Синең дә уйлар.
МӘХӘББӘТ ТАВЫ
Язлар җиткәч, яшәрәләр
Мәхәббәт таулары да.
Диңгезчене көтәләр
Яраткан ярлары да.
Җәйләрендә "Авача"
Сөя мәхәббәт тавын.
Үз култыгына алып
Юа аның ташларын.
Көзләр җиткәч, ява яңгыр
Кыя тау ташларына.
Бөркетләр торалар горур,
Иелми башлары да.
Көзләрендә җылыта,
Янар таулары яклап
Мәхәббәт тавын үзе,
Җил давыллардан саклап.
Шулай җиткәч безнең көзләр,
Кичеп шаулы диңгезләр.
Искә төшә үсмер чаклар,
Туып үскән нигезләр
ИЗГЕ БОЛГАР ҖИРЕНДӘ
Ибн-Фадлан көрәшкән
Изге Болгар җирендә.
Бабамнар сөйләшкәне
Хәтеремдә бүген дә.
Язлар саен туган җирдә
Яшәргәннәр аланнар.
Сабантуйда бил сынашкан
Кызу канлы бабамнар.
Хыялында Хәлиф үткән
Ибн-Фадлан эзеннән,
Тарихларга күзләр салып,
Болгар-ханнар җиреннән.
Җыеннарда дога кылып
Сорыйбыз Аллаһыдан.
Җәннәтләргә илтсен юллар
Яшәүләрдә ахырдан.
Азан моңы ишетелсен,
Манаралар тынмасын.
Гасырлардан гасырларга
Буын җыры чыңласын.
ХУШЛАШУ
Казан бүген йокламады,
Озата ул бөек баласын.
Хушлашырга халык агылды,
Татарларны нигә сыныйсың?
Акыл ышанса да, күңел...
Күңелем бит минем ышанмый.
Бар җиһанга кычкырасы килә:
Юк, ул тере, юк ул үлә алмый.
Аның шигырьләре мәңге яшәр,
Арабыздан үзе китсә дә.
Әйтер гасырларга алар:
Бөек шагыйрь калыр йөрәкләрдә.
Җырлары яшәтер Разилне,
Яшәде бит ул, динем дип.
Өйрәтер шигырьләре яшәргә,
Минем милләтем татар дип.
ҖОМГА КИЧ
Урамда караңгы, җилле февраль бураннары.
Кышның уртасы бит әче, зәһәр салкыннары.
Кем чиертә тәрәзәмә, тынлык бозып иртән?
Кошчык икән, әче җилләр аның җимен түккән.
Мине дәшә, бирешмичә язмыш сынавына.
Кошлар язмышы охшаштыр кешеләр язмышына.
Мин килеп, тәрәзәдән карап алам:
Ак төсләргә төренгән бит минем бөтен дөньям.
Бүген бәйрәм бар җиһанда, бүген бездә җомга.
Укып дога кылам мин газиз булган дустыма.
Беравык ла уйга калам: нигә яшьли килеш?!
Васыять әйтте, йөрәгендә нинди кичереш?
Аңлагандыр, яшәгәч тә, тормышыбыз ямен.
Безнең тормыш мәгънәбезнең бары диндәлеген.
Аның нәсел бабалары имамлык бит иткән,
Шуңа динле булу кендектәге каннан иңгән.
Комментарийлар