ГҮЗӘЛИЯ РӘХМӘТУЛЛИНА
(Әлки районы, Яңа Салман авылы)
Мин, Рәхмәтуллина Гүзәлия Ислам кызы, Татарстан Республикасының Әлки районында урнашкан Иске Салман авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яңа Салманда гомер итәм. Һөнәрем – укытучы. Мәктәптә укучыларга туган тел һәм әдәбият дәресләре укытам. Үз һөнәремне, укучыларымны, гаиләмне, кешеләрне, туган халкымны, милләтемне, гомумән, тормышны бик яратам.
Теге яисә бу вакыйгага бәйле күңелемә килгән фикерләр рифмалашкан юллар рәвешендә кәгазь битләренә төшкәлиләр. Шул тыйнак һәм гади генә юлларымны сезнең хөкемегезгә тәкъдим итәргә уйладым.
КАЛФАКЛЫ ТАТАР ГҮЗӘЛЕ
Ука белән чиккән калфак кигән,
Әй, чибәр соң татар гүзәле!
Вак-вак атлап килгән бу сылуга
Гашыйк булмый, егет, түз әле!
Ике толым үргән чәчләре лә,
Чулпылары чыңлый көй сыман.
Кыңгыр салган калфак бизәгенә
Белсәң иде күпме сер сыйган.
Сәйләннәрен тезеп, чәчәк ясап,
Бизәк чиккән җырлап кичләрен.
Милли рухлы, чуклы калфак кигән
Кызлар күрсәң, китәр исләрең.
Ике толым үргән чәчләре лә,
Нурлар сипкән якты йөзләре.
Кыңгыр салып, чуклы калфак кигән
Милләт нуры ‒ татар гүзәле!
ТОРМЫШ ‒ РОЯЛЬ
Тормыш ‒ рояль: ак басмасы
Һәм карасы янәшә.
Агын күбрәк басам дисең,
Юк, карасы керешә.
Никтер карасы күбрәк
Басылып көен чыгара.
Бәгырьне телә җырлары
Күзләр яшькә чылана.
Тез аслары йомшарганда,
Торып кире басасың.
Карасыннан аерасың
Язмышның ак тасмасын.
Елмаясың шатлык чәчеп,
Ачык сукмактан китеп.
Күп тә үтми, томанлы юл
Каршыңда тора көтеп.
Томаннарны ера-ера,
Болытларны таратып,
Яшисең икән дөньяда
Шул тормышны яратып.
ЧЕЛТӘР БИЗӘК
Тәрәзәмә өзеп мамык бәргән
Төн кунарга килгән бу буран.
Бер ягына матур бизәк салган,
Бер почмагы тоташ кар тулган.
Мамык кисәкләре төрле-төрле:
Бар эресе, бик күп ваклары.
Кыш кунагы шаян бураннарның
Бизәк ясап йөргән чаклары.
Тәрәз читләремдә карлы бизәк
Әсир итә күңел күзләрен.
Энҗеләрдән нәфис челтәр ясап
Яшергәнме әйтер сүзләрен.
Озын төннең кара пәрдәсенә
Ап-ак бизәк салган бу буран.
Челтәр бизәкләрнең серен чишеп,
Уйларыма чумып утырам.
АК ТЕЛӘКЛӘР
Энҗе карлар яуган чакта
Йөгереп уйныйм әле.
Ап-ак булган бу дөньяны
Мин сөеп туймыйм әле.
Уйнаклап кунган бөртекләр
Эриләр битләремдә.
Балалыкта йөгерәмен,
Мин аннан китмәдем дә.
Түшәк сыман йомшак карда
Ауныйм әле, тыймагыз.
Юләрләнгәнме әллә бу дип,
Тамга тагып куймагыз.
Ап-ак карлар яуган чакта
Телимен ак теләкләр.
Картаерга ашыкмасын,
Яшь калсыннар йөрәкләр.
Ява карлар, энҗе карлар,
Уйнашалар очынып.
Мин үзем дә очам сыман,
Ак карларга кушылып.
Гүзәлия РӘХМӘТУЛЛИНА
Комментарийлар