Логотип «Мәйдан» журналы

ГҮЗӘЛ ХӘБИБУЛЛИНА

(Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы)

Мин – Гүзәл Хәбибуллина. Илебезгә бик күп күренекле шәхесләр биргән, иң гүзәл төбәкләрнең берсе Балык Бистәсе ягыннан. Туган ягым Түбән Тегермәнлек авылы булса, балачак һәм үсмер елларым, яшьлек чорларым Күгәрчен авылында үтте.

Гаиләм белән Корноухово авылында яшим. Белемем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенгесе көндә Корноухово авылында мәдәният йорты мөдире булып эшлим. Шулай ук районыбызда чыгып килә торган “Авыл офыклары”, Республикабызның гәҗит һәм журналлары белән хезмәттәшлек итәм.

“Авылыма” дип аталган иң беренче шигырем мин 3нче сыйныфта укыган чагымда “Сабантуй” газетасында басылып чыкканнан соң, мин чынлап торып иҗатка кереп киттем. 2002 елда яшь журналистларның “Алтын каләм” фестивале кысаларында Борис Полевой теплоходында Идел буйлап сәяхәт итү бәхете дә насыйп булган иде әле үземә. Бүгенге көндә дә иҗат итүдән туктаганым юк. Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Тормышта, ирем белән улым Гаделне үстерәбез.

 

МИН – МАЙ КЫЗЫ!

(Илсөяр Иксановага ияреп)

 

Мин ‒ май кызы!

Синең тормышыңа

Җылы җилләр булып килеп кердем.

Чиерттем дә күңел тәрәзәңә,

"Мин мәңгегә монда калам!" ‒ дидем.

 

Мин ‒ яз кызы!

Бик еш үзгәрүчән,

Назлы да мин, көйсез, ярсу да.

Салкын да мин, кайчак артык кайнар,

Яз кызы бит, бардыр бар(ы)сы да.

 

Мин ‒ сандугач!

Рәхәтләнеп сайрыйм

Үзем сайлап алган талларда.

Бөдрә талларымны сагынып кайтам,

Очсам да мин әллә кайларда.

 

Язда шыткан бөре!

Ай, нәфис мин,

Нәзакатьле инде бигрәк!

Салкыннарда һич күшекмәс өчен,

Җылы кирәк миңа, наз кирәк.

 

Язгы ташу бит мин!

Нишләтергә икән

Гел ташырга торган күңелне?!

Әллә кайдан ургып чыга хисләр

Учта тотсам да мин түземне.

 

Ләйсән яңгыр да мин!

Битләреңнән үпкән,

Чәчләреңнән назлап сыйпаган.

Керфегеңдә тамчы булып калып,

Сине чылатырга кыймаган.

 

Мин ‒ май кызы!

Синең күңелеңә

Яз кояшы булып килеп кердем.

Бәхет тулы синле тормышымда

Яратуның ни икәнен белдем.

 

ӘНИ КИЛДЕ

Әни безгә кунак булып килде,

Азга гына, тик бер сәгатькә.

Йөзәрләгән чакрымнар узып,

Калдырып ла мине гаҗәпкә.

 

Әй сагынган. Кочып туя алмый,

Сыйпый-сыйпый үбә битләрдән.

Хәл-әхвәлләр сорый... Әкрен генә

Күчтәнәчләр чыга биштәрдән.

 

Куе итеп кайнар сөтле чәйне

Ясап куям табын түренә,

Бер күз йөртеп чыккач, әйтә әни:

‒ Ак чәчләрең, кызым, күренә?!

 

“Әй, әнием, ‒ димен, – яшьлек – мизгел,

Еллар үзенекен ала шул!”

Газиз әнкәй дәшеп куя шунда:

‒ Минем өчен сез гел бала шул!

 

Шелтәләп тә ала якын итеп:

‒ Вакыт табалмыйсыз килергә.

Сезне көтсәң, еллар узып китәр,

Үзем килдем сезне күрергә!

 

Дөнья куып, йөгерәбез һаман,

Күрешергә чыкмый сәбәп тә!

Әни килгән. Барлык эшен ташлап,

Күпкә түгел. Тик бер сәгатькә!

 

ЙӨРӘК УНСИГЕЗДӘ, ДИБЕЗ

Йөрәк унсигездә диеп алдашабыз.

Ияләшкән. Тагын ни кирәк?!

Күпме генә алдап маташсак та,

Иң беренче туза шул йөрәк.

 

Кырыкта да, илле, алтмышта да

"Йөрәк унсигездә!" ‒ диябез.

Ышангандай, ирен читебезгә

Ихлас елмаюлар эләбез.

 

Татлы ялган... Ишетүе рәхәт

Кеше күңелен хәзер кем белә?!

Күкрәк читлегендә типкән йөрәк

Чәнчеп куеп, бездән әй көлә.

 

"Гел үземә җыйган сагышлардан

Кем яшәрсен инде?" ‒ ди кебек.

"Сезнең гомер өреп кабартылган,

Шартлыйм диеп торган бер күбек."

 

Йөрәк унсигездә, дибез. Шул ялганга

Көн итәбез инде алданып.

Яши йөрәк бары, яшьлектәге

Матур мизгелләргә юанып.

 

БЕР ФӘЛСӘФӘ

Әллә нинди сәер, серле дөнья,

Исең-акылларың китәрлек.

Елап утырырлык көннәре күп,

Кызык-кәмите дә җитәрлек.

 

Шул дөньяда кайный һәм болгата,

Кеше, адәм, бәндә дигәнең.

Бер туры сүз әйтеп ташладыңмы,

Син көт тә тор, бирә кирәгең.

 

Әйтер сүзе, эше булмаса да,

Тәхетләргә менеп мактала.

Ялтыр-йолтыр тәлинкәләр тотып,

Матур исем, шөһрәт, дан ала.

 

Эш атлары йөри мескен булып,

Тыйнаклыгын әйдәп, җитәкләп.

Түрдән урын ала ялагайлар,

Куштанлыгы тора әйдәкләп.

 

Икейөзле, ялагайлар янда,

Кемнең кем икәнен кем белгән.

Тынны кыса. Куштан-ялагайны

Себереп түксәң иде бу Җирдән.

 

 

 

ДӘШМӘДЕМ!

Күпме еллар, җаным, синең белән

Күрешүне көтеп яшәдем.

Бүген күрдем... Ара тик бер адым...

Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем.

 

Бер туйганчы зәңгәр күзләреңә,

Йөзләреңә карый алмадым.

“Йөрәктәге хисләр суынган”, ‒ дип,

Үз-үземне тагын алдадым.

 

Еллар үткән, ярлар бүтән инде,

Мин дә башка, син дә үзгәргән.

Сөю генә һаман шул ук әле,

Тама хисләр караш-күзләрдән.

 

Сизми калдым, битем очларыннан

Үбеп алды кайнар яшьләрем.

СИНЕ күрдем... Ара тик бер адым...

Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Комментарийлар