Логотип «Мәйдан» журналы

ГӨЛСИНӘ ШАКИРОВА

Лаеш районы, Сокуры авылы.

Мин 1960 елның 31нче июлендә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында гади колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салганмын. .

Авылда урта мәктәпне 1976 елны тәмамлаганнан соң, Бөгелмәдә сәүдә уку йортында кибетче-ревизор һөнәренә белем алып, Яр Чаллы каласына эшкә юлландым..

1982 елның 4нче февралендә Лаеш районы Сокуры авылына килеп урнаштык һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яшибез.

Дүрт балам ‒ өч кызым һәм улым бар . Улым әлеге көндә СВОда катнаша. Хәзерге көндә күп кенә шигырьләрем дә сугышта йөрүче улыма һәм барлык ир-егетләргә, яудан улларын көткән аналарга, ирләрен көткән хатын-кызларга һәм әтиләрен өзелеп көтүче сабыйларга багышлана.

Әле 200 шигырем кергән беренче китабымны басмага бирергә әзерләнеп йөрим.

 

ЯРАТА АЛГАННАР БӘХЕТЛЕ

Ярата алганнар бәхетле,

Үзләре чакыра бәхетне,

Һәр җирдән таба ул кирәкне

Җилкендереп торгач йөрәкне.

 

Кышларда яратам ак карны,

Рәхәт бит ак кардан атлавы,

Артыңнан кала бит ап-ак эз,

Ак кардан атлавы бәхет ич.

 

Язларда яратам ташкынны,

Елганың тулышып ташуын,

Тезелеп торналар кайтуын,

Казларның каңгылдап очуын...

 

Язларда яратам җир өстен

Ямь-яшел үләннәр каплавын,

Агачлар, куаклар бер булып,

Ямь-яшел яфраклар яруын.

 

Җәй көнен яратам, болыннар

Күмелә шау матур чәчәккә,

Җиләкләр өлгерә җәйләрен,

Хисләремә ирек бирәмен.

 

Көзләрнең күрәмсең үз төсе,

Алтынсу була бит бар төше,

Игеннәр өлгерә кырларда,

Муллыкның кадере  көзләрдә.

 

Ярата белгәннәр бәхетле,

Күзләре чакыра бәхетне.

Кышы да, язы да, җәе дә ‒

Барысы үзенчә кадерле.

Ярата белгәннәр бәхетле...

 

КИЕК КАЗ ЮЛЛАРЫ

Шушы җырны ишеткән саен

Сыкрый, әрни йөрәгем,

Балам сугыш кырларында,

Беләм ничек түзгәнем.

 

Күпме әниләрнең инде

Тетелде йөрәкләре:

Тимер табутларда кайтты

Җан-бәгырь кисәкләре.

 

Пешергән ашларыбызны

Тынычлап йотып булмый,

Балаларың ут эчендә, ‒

Ятып та йокы керми.

 

«Киек каз юллары» диеп,

Җырны гимн иттеләр,

Күпме ир-егет сугышка

Ил сакларга киттеләр.

 

Һәр ананың йөрәгендә,

Телендә тик бер сүзләр:

Бетсен дә сугыш тизрәк,

Исән кайтып җитсеннәр.

 

Балам, кабат бүген менә

Тыңлыйм шушы җырны мин,

Күз алдымда торасың күк,

Урыныңа килдем мин.

 

Сыпырып караватыңны,

Кабарттым мендәреңне,

Сау-сәламәт кайт, җаныем,

Беләсең көткәнемне.

 

«Киек каз юллары» җыры

Өзә шул үзәкләрне.

Догалар белән телимен

Иң изге теләкләрне.

 

КАЗАНЫМ

Казаным, син башкаласы илнең,

Татарстан ‒ безнең илебез.

Иркен кырлар, шәһәрләрең белән

Дан тотасың, илем, бу дөрес.

 

Бүген карап йөреп бар җиреңне,

Кабат инандым мин шушыңа.

Бауман урамнарың, гүзәл Кремлең ‒

Шаһит түгелме соң син моңа.

 

Җиде дингә караган музей йорты

Аракчиноның бит гүзәле,

Аңа терәлеп аккан Идел аша

Йөреп тора паром, күр әле.

 

Без дә йөзеп паром белән бүген,

Югары Осланны да карадык,

Менеп тауның иң биек үренә,

Казанымны шуннан барладык.

 

Театрлар, концерт залларың да

Гел үзенә тартып торалар,

Кәрим Тинчурин театрында да

Булдык бүген и син, бер Аллам.

 

Казаным син, и гүзәл Казаным,

Горурланып сиңа дәшәмен,

Мәңге сиңа тугры булып, илем,

Синең кызың булып яшәрмен.

 

АЗ ДА ҖИТӘ МИҢА

Аз да җитә миңа бу тормышта:

Тик илләрдә булсын тынычлык,

Имин генә булып, бар милләт тә

Гаиләдәй тату торырлык.

 

Миңа аз да җитә бу тормышта,

Балаларым булса бәхетле,

Беркем яулап бирми, беркем белми

Кемнәр бүлер алда тәхетне.

 

Миңа аз да җитә бу тормышта:

Дус-ишләрем торса килгәләп,

Бер гәп корып чәйләр эчсәк әгәр,

Дөньялар да була түгәрәк.

 

Миңа күп кирәкми бу тормышта:

Сугышлары бетсен тизрәк,

Яуда йөргән газиз улларыбыз

Яныбызга кайтсын тизрәк.

 

Миңа күп кирәкми бүген таңда:

Булса кыйрык икмәк белән чәй.

Улларыбыз, газиз балакайлар,

Кайтсагызчы тизрәк өйләргә.

 

БАЛАМ

Ялга кайтты балам яу кырыннан,

Белсәгезче нинди куаныч!

Күкрәгемә кысып сөюләрем

Йөрәгемә бирде юаныч.

 

Әнием дип әйткән назлы сүзе,

Көчле куллар белән кочуы,

Әйтерсең лә, юып төшерделәр

Сигез айда җыйган юшкынны.

 

Ана белән бала бербөтен шул,

Йөрәкләре гүя бәйләнгән.

Ялга гына кайткан булса да ул,

Яннарымда әле гел бәйрәм.

 

Ике атна... әзме, белмим күпме,

Көнләп санаганда, 14 көн,

Кайтулары гел күңелле булса,

Озатуы бик тә авыр шул.

 

Бала ‒ бәгырь ите ана өчен,

Ана яши һәр көн балам дип.

Сугышлары тизрәк тукталсын да,

Исән-имин балам кайтып җит.

 

Күпме аналарның йөрәгендә

Бүген дөрли бары бер теләк:

Балалары сугыш кырларыннан

Исән-имин кайтсыннар тизрәк.

Гөлсинә ШАКИРОВА

 

 

 

Комментарийлар