Логотип «Мәйдан» журналы

ГӨЛСЕМ МИРЗИЯНОВА

(Зәй районы, Аксар авылы)

Мин, Гөлсем Хәсән кызы Мирзиянова, Зәй районының Аксар авылыннан. 1963 елның 6нчы мартында, бишенче бала булып, Әхмәт авылында дөньяга килгәнмен. Хәзерге көндә лаеклы ялда, өч бала әнисе. Бүгенге көндә алты оныгым бар. Мин җырлы-моңлы гаиләдә үстем. Үзем дә җырларга, шигырьләр укырга яратам. Шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнәм. Сезне дә үз иҗатым белән таныштырасым килә.

ШӨКЕР ИТӘМ

Шөкер, төн йокым тәмле булды,

Күзем ачтым көн туган.

Рәхмәт, Раббым, миңа дигән

Иң зур бүләгең булган.

           

Аяк -куллар йөреп торсын,

Матурлыкны күз күрсен,

Килгән һәрбер көнебез

Тик тыныч кына үтсен!

 

Рәхмәтемнең иң зурысы,

Раббым, сиңа бүген дә.

Үткәне, киләчәге,

Рәхмәтле һәр көнеңә.

 

Алда күпме гомер бар,

Белсә, белә бер Аллам.

Килгән һәрбер көнемә

Шөкер итеп уянам!

 

***

Соңлап аңладым шул:

Дөнья яме тик сез булгансыз.

Әткәй-әнкәй булган чакта гына,

Без бит сабый бала булганбыз

 

Сагынып кайта идем, ашкынып

Сезнең янга, сезне күрергә

Назлы караш, сөю тулы күзләр,

Беләм сагынгансыз безне дә

 

Өйнең җылылыгы тышка чыккан,

Шатлык ташып тора иде бу өйдә.

Табын тулы сый-нигъмәтләр,

Бәхетле идек бит без дә.

 

Гомер буйларына җитәрлек

Тәрбияне безгә бирдегез.

Туганлыкның көчен аңлатып,

Дус-тату яшәгез дидегез!

 

Гомер шулай алга дәвам итә,

Гомер көзе беләм безгә җитә.

Без дә шулай бер көн китәрбез,

Сагындырып искә төшәрбез.

 

Шул чакларда гына искә төшәр

Ешрак күрешәсе икәне.

Кире кайтарырлык түгел берничек

Үкенечле гомер үткәне.

 

САГЫНАМЫН

Сагынамын авылым иртәләрен,

Сызылып аткан алсу таңнарын.

Сагынамын киртә буйларында үскән,

Озын-озын кычытканнарын.

 

Гөлсем МИРЗИЯНОВА

Комментарийлар