Логотип «Мәйдан» журналы

ФЛАРИДА МӘХМҮТОВА-АБЗАЛДИНОВА

(БР, Дүртөйле районы, Исмаил авылы)

Мин, Фларида Нәҗип кызы Мәхмүтова-Абзалдинова, 1962 елда Үзбәкстан республикасы, Бохара өлкәсенең Галаасия авылында гәиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен.

1969 ‒ 1979 елларда Башкортстан республикасының Дүртөйле районы Исмаил авылының урта мәктәбендә белем алдым.

Мәктәптән соң Уфа шәһәренең 84нче санлы профессиональ техник училищесын тәмамлап, һөнәрем буенча эшләп алдым.

1986 елдан Баш Волготанкер ның ремонтно-отстойный пунктында лаборант булып эшләдем.

Бала чактан шигырьләр иҗат итәм. Туймазы шәһәренең «Илһам», Дүртөйле шәһәренең «Дулкын» әдәби клублары әгъзасымын.

Әлеге көндә лаеклы ялдамын. Гаиләм белән Дүртөйле районы Исмаил авылында яшим.

 

***

Салмак басып, чыштыр-чыштыр

Табигатькә көз кергән.

Яшеллекне җуеп алып,

Сары, кызылга төргән.

 

Яфраклар да соңгы тапкыр

Тибрәлә талгын җилдә.

Бик тә матур, үзе йомшак

Келәм түшәлә җиргә.

 

Җәйнең чагылышы микән,

Җылы, нурлы көземдә.

Ямьле көннәр хисләндерә,

Канат тоям үземдә.

 

***

Язгы ләйсән яңгыр булып

Тамалсам иренеңә,

Җәйге җылы җилләр булып

Кагылсам иңнәреңә;

 

Көзге салкын яңгырларда

Өрсәм җылы тынымны,

Кояшсыз болытлы көндә

Сибә алсам нурымны;

 

Карлы, салкын бураннарда

Адаштырмый юлыңнан,

Әйди алсам алга таба,

Кирәксә, маяк булам.

 

Мин синең белән бәхетле

Булсаң да тик хыялда.

Хыялым тормышка ашсын,

Бул һәрчак минем янда!

 

***

Хәтер йомгагым сүтелеп,

Яшьлеккә алды юлын.

Тибрәндереп күңелемнең

Иң төптә яткан кылын.

Калган, томанга сарылып,

Тик hаман җуелмаган.

Мәхәббәтем хатирәсен

Еллар да юалмаган.

Эзәрлекли төшләремдә,

Өндә газапка сала.

Көч-хәл сулаган йөрәкнең

Ярасыннан кан тама.

 

***

Яшәргә омтылып туганмын дөньяга,

Җиңгәнмен үлемне кечкенә булсам да.

Табиблар да көчсез Газраил алдында,

Араны бүлгән шул бары бер бусага.

 

Яшәргә омтылып туганмын дөньяга.

Какшаган ышаныч: яшәмәс бу бала.

Тик әткәй-әнкәем өметен өзмәгән,

Көннәрен-төннәрен ялварган Ходайга.

 

Яшәргә омтылып туганмын дөньяга!

Кечкенә булсам да, җиңгәнмен үлемне.

Дөньяда яшәвем Аллаһтан зур бүләк,

Бәясен беләмен мин һәрбер көнемнең.

 

***

Яшьлегемдә әткәм киңәшләре

Ишетелми үтеп кителгән.

Бик ишетер идем дә бит хәзер,

Соңга калып аңлап җителгән.

 

"Озата барма, дускай," ‒ син яраткан

Гармун телләреннән агылган.

Сөйләшәсе күпме сүзләр калды,

Соңрак диеп, соңга калынган.

 

Йөрәгеңдә калдыргандыр эзен

Һәрбер хатам, һәрбер ялгышым.

Гафү үтенергә җитешмәдем,

Соңрак диеп соңга калдым шул...

 

Комментарийлар