Логотип «Мәйдан» журналы

ФИРКАТ БИКМӨХӘМӘТОВ

Кукмара районы, Ташлы-Елга авылы

Мин 1971 елнын 14нче маенда Кукмара районы Ташлы-Елга авылында туганмын. Кукмара районы Кәркәвеч урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмэт итеп кайттым. Тормыш иптәшем белән дүрт бала үстерәбез. 2015 елдан башлап шигырьләр язам.

 

ОНЫТМАМЫН

Сау бул дидең, ә мин көлдем,

Ышанмыйча сүзеңә.

Китеп бардың, синсез генә

Керәм менә көземә.

Уйламадым, ташларсың дип,

Сагынып елыйм хәзер.

Алларыңа башым иеп

Килергә дә мин әзер.

Син генә кабул итмәссең,

Шуны сизә күңелем.

Үзем гаепле барсына,

Ничекләр соң түзәрмен?

Синең кебекне тапмамын

Мәңгегә җир йөзендә;

Югалттым, сине югалттым

Тәүге алтын көземдә.

Күз алдында бергә булган

Бәхетле минутларым,

Син булмагач каерылды

Очасы канатларым.

Аңладым да, бик соң инде,

Рәнҗеттем сине, иркәм.

Авыр булса да, түзәрмен,

Кирәкми миңа бүтән.

«Бәлки әле» дигән өмет

Яши минем күңелдә.

Синең урының йөрәгемдә,

Онытмамын гомергә...

 

КИЕК КАЗ ЮЛЫ

Киек каз юлына карыйм да,

Яшьләрем тамалар күземнән.

Йөрәкне өзгәли моңнары, ‒

Күкләргә бит алар тезелгән.

Китәләр, калдырып ялгызым,

Еракка, күз күрмәс җирләргә.

Чыда син, йөрәгем, түз генә,

Бик авыр миңа бу көннәрдә.

Битемә сибәли яңгырлар,

Көз җиле чәчемне тарата.

Казларым кычкыра: «Кайтырбыз»,

Йөрәгем эндәшә: «Яратам».

Киек каз юлына карыйм да,

Күземнән тамалар яшьләрем.

Кайтырмы икән соң казларым,

Кайтмаса, ничекләр яшәрмен?

Китәләр казларым, тезелеп,

Сагышлы моң салып күңелгә.

Кычкыра йорәгем, өзелеп,

Әйдәгез, яшик дип, гел бергә.

Казларның язмышы, нишлисең,

Яз кайтып, көзләрен китәргә.

Йөрәккә бары тик кала шул

Көтәргә, көтәргә, көтәргә!

Күземнән югалды казларым,

Сау бул дип, канатын кагынды.

Моңнары ишетелә ерактан,

Сузылды киек каз юллары...

 

ТУГАН АВЫЛЫМА

Кайтып киләм сиңа, туган авылым,

Ничә еллар үткәч, сагынып.

Күз алдымда йөгерә нәни чагым,

Синдә үскән чагым, талпынып.

Кайтып киләм, уйлап яшьлегемне,

Таныш өйләр, таныш сукмаклар,

Ялан тәпи үскән яшел алан, ‒

Ерак калган инде ул чаклар.

Кайтып киләм сиңа, туган авылым

Үзең таныш, үзең үзгәргән.

Күзләремдә яшьләр, сагынылган,

Күрмәгәнгә сине күптәннән.

Кайтып киләм сиңа, еллар үткәч,

Ачуланма, ташлап киткәнгә.

Онытмаган авылым, рәхмәт сиңа

Мин, улыңны кабул иткәнгә.

Мөмкин булса, кочып үбәр идем,

Ташлап киткәнемә үкенәм.

Туган авылым, кичер, зинһар өчен,

Башым иеп гафу үтенәм.

 

 

БАЛАСЫН ЮГАЛТКАН АНА ИСЕМЕННӘН

Сагындырды, балам, тавышларың,

Елмаюлы көләч йөзләрең.

Көн дә синең белән сөйләшәмен

Өндә түгел, бары төшләрем.

 

Сагындырдың, балам, сагындырдың,

Кайтмасыңны инде мин беләм.

Тик нигәдер йөрәк белән һаман

Синең кайтуыңны көтәмен.

 

Сагындырдың, балам, сагындырдың,

Төшләремдә сине гел күрәм.

Бүтән чарам инде калмады:

Сиңа атап хәер мин бирәм.

 

Сагындырды, балам, исән чагың,

Калдырдың да киттең син мине.

Тормышымда кояш сүнде кинәт,

Мәңге онытмам, бәгьрем, ул көнне.

 

Сагындырдың, балам, сагындырдың,

Киемнәрең кочам куеныма.

Нигә генә шулай явыз булып,

Язмыш чыкты минем юлыма?

 

Сагынырга калды инде миңа,

Үтә гомрем, үтә сызланып.

Күзләремнән яшьләр кипмиләр

Сине, балам, сине кызганып.

 

Әче хәсрәт ‒ бала кайгысы.

Иң авыры, беләм үземнән.

Еламаска күпме тырышсам да,

Тәгәриләр яшьләр күземнән.

Сагынамын, балам, сагынам!

 

ДОГА КЫЛ

Уяндыңмы, ачма син күзеңне,

Укы башта белгән догаңны.

Рәхмәт әйт син бөек Аллаһыма,

Ул ишетер синең кылганны.

Тагын бер төн исән-имин чыгып,

Зур бәхет бит күзне ачуы.

Бер Ходайдан тора, шуңа сора,

Мөмкин түгел аннан качуы.

Сора сәламәтлек, гомер сора,

Балаларның бәхетен күрергә.

Җир шарында сора тынычлык,

Курыкмыйча басып йөрергә.

Күз ачканчы сора тигезлекне,

Ялгыз икән, сора сабырлык.

И Ходаем, яшик байлыкта дип,

Китермәсен җиргә ярлылык.

Белгән догаларың укыгач

Ачарга да мөмкин күзеңне.

Тик шунысын онытма син, кеше,

Бисмилла әйтеп башла сүзеңне.

Эшләреңне башла бисмилладан,

Уңсын дисәң кылган гамәлең.

Бары күрерсең син, дога кылып,

Дөньялыкның матур бар ямен.

 

Фиркат БИКМӨХӘМӘТОВ

Комментарийлар