Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘРИДӘ ЗЫЯТДИНОВА

(Лаеш районы, Имәнкискә авылы).

Мин 1960 елның 5нче гыйнварында Тәтеш районы Сөендек авылында туганмын. 8нче класстан соң Тәтеш педагогия училищесында белем алдым. 1978 елда Лаеш районы Имәнкискә егете Зиятдинов Рафикка кияүгә чыктым. 1979 елда хезмәт юлымны укытучы булып башлап җибәрдем. Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетында читтән торып белем алдым. 45 ел Имәнкискә урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Шигырь язу минем өчен күңелемә ял, җаныма тынычлык бирә торган яраткан шөгылем булды. Лаеклы ялга чыккач, күбрәк вакытымны яраткан шөгылемә бирәм, шигырьләремне контакттагы дусларым белән бүлешәм. 

 

ИМӘНКИСКӘ 

Имәнкискә, синдә тумасам да, 

Ничә еллар гомер кичердем. 

Синдә туды тәүге шигырьләрем, 

Синдә мәхәббәттән исердем. 

Якты йөзле каенанам булып, 

Яшьлегемнең назлы җәендә 

Каршы алдың, кочак җәеп мине, 

Бусагаңнан атлап кергәндә. 

Шул еллардан бирле күпме юллар, 

Күпме сулар акты әйләнеп. 

Ярты гомер узып бара инде, 

Синең язмышыңа бәйләнеп. 

Кендек каным синдә таммаса да, 

Хезмәт тирем бик мул тамгандыр. 

Һәр балаңның нәни йөрәгендә 

Күңел җылыларым калгандыр. 

Өч баламның алтын бишеге син, 

Синдә уздым бәхет юлларым, 

Синдә узсын иде картлыгым да, 

Синдә тусын соңгы җырларым. 

 

 *** 

Шигырьләрең моңсу, диләр дуслар, 

Кая түгим Җанымдагы моңны? 

Хисләр ташкынымда эрер ташлар, 

Кайнар ялкын чыгар, өрсәң тынны. 

 

Чайпала да түгелә, Җаным тулы. 

Сагыш дәрьялары дулый, тынмый. 

Йөрәк, бахыр, көеп, ярдәм сорый, 

Аңа карап, учак янмый тормый. 

 

Акыл мескен, поскан бер почмакка, 

Сүз әйтергә иртә әле, белә. 

Ярсу Күңел, тынгач, үзе туктый. 

Бәгырьне бит сагыну уты телә! 

 

Кайгым китте, сагыш кына үтми, 

Үтмәс инде тәнем суынганчы. 

Кояшы да тонык балкый толның, 

Тик Ай сердәш аңа төн чыкканчы. 

 

КӨЗГЕ СИМФОНИЯ 

Алтын сары, кызыл яфракларны 

Җил биетә көзге вальста. 

Пәрәвезләр оча, һаваларны иңләп. 

Бар табигать татлы сагышта. 

 

Кыр казлары очты каңгылдашып, 

Кырау төшкән гөлем куагына. 

Ак болыттай төтен күтәрелә 

Уңган хуҗабикә морҗасыннан. 

 

Кайнар коймак пешә иртән чәйгә, 

Самавырын куйган гөжләтеп. 

Көзге бәллүр, сабыр, салмак тынлык 

Агыла Чулман елгам өсләтеп. 

 

Тәрәзәдән карыйм: пыскак яңгыр 

Иренеп кенә җирне сугара. 

Җиргә төшкән орлык рәхәтләнә, 

Туган Җирем иркен тын ала. 

 

МИН СИҢА КАЙТЫРМЫН 

Мин сиңа кайтырмын яңадан, 

Җаныңа кагылган җил булып. 

Яңгырдай битеңне юармын, 

Чәчкәдәй бакчаңда шытармын, 

Күңелеңә керермен яз булып. 

 

Син мине көт кенә җимешем, 

Кырлардан, урманнан килермен. 

Саф сулы чишмәләр янында, 

Сандугач сайраган чагында, 

Һаман да яратам диярмен. 

 

Мин синең фәрештәң булырмын, 

Янында гел сакта торырмын. 

Назлы гөл хуш исен сипкәндә, 

Җәйге чык битеңә төшкәндә, 

Таңда наз пәрдәсе булырмын. 

 

 *** 

Хатын-кыз ул серле сандык кебек, 

Сандык эче тулы хәзинә. 

Куңел сафлыгы да, йөзе аклыгы да 

Тормыш дәрьясында үлчәнә. 

Янган өйгә керә, кирәк булса, 

Эш аты да гомер-гомергә. 

Рәссамнарның Алиһәсе булган, 

Назы түгелә йөрәк түреннән. 

Елмаюы ‒ кояш балкыгандай, 

Җаны тулы карлар булса да. 

Хәсрәтеннән йөрәк канаса да, 

Бәгырьләрдә сагыш тулса да. 

Сөйкемле дә үзе, тыйнак та ул; 

Гади, чибәр, серле, ягымлы. 

Язгы кояш нуры карашында, 

Сансызларны пешерер ялкыны. 

Гөлләр тама кулларыңнан синең, 

Затлылыкның тиңсез үрнәге. 

Тыйнак татар кызы, сиңа дәшәм, 

Син бит җирдә ‒ дөнья бизәге. 

Әй хатын кыз, илаһи зат Җирдә, 

Аллаһының сөйгән бүләге! 

Дөнья күтәргән ул иңнәренә, 

Сыгылса да нечкә билләре. 

Эшчән кулларыңның җылысында 

Күңлеңдәге назың чагыла. 

Мәрхәмәтең чиксез, игелегең 

Күзләреңнән нурдай агыла. 

Гөлләр тама баскан эзләреңнән, 

Йөрәгеңнән сөю ялкыны. 

Карашыңа сыйган дөнья назы, 

Мәрхәмәт һәм җаның сафлыгы. 

Комментарийлар