Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘРИДӘ ХӘСӘНОВА

(Әтнә районы, Олы Әтнә авылы)

Мин ‒ Хәсәнова Фәридә Фәрит кызы. 1981 елда Олы Әтнә авылында тудым. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә белем алдым. Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. Шигырьләр язам, районыбызның иҗатчыларын туплаган «Күңел чыңы» иҗат берләшмәсенә йөрим.

***
Яраклашам диеп бу тормышка,
Мин кигәнмен ир-ат күлмәген.
Җигелеп тормыш йөген сөйрәгәндә,
Чын ир затын никтер күрмәдем.

Күтәрдем дә, төшердем дә ҮЗЕМ,
Иңбашымны уйды арканым.
Үлчәп бетермичә үз көчемне,
Тиеш булмаса да тартканмын.

Көчәнүдән сызлый аяк-куллар,
Күңел инде күптән күшекте.
Бүре сыман улар хәлгә җитеп,
Мин бер куыш тапмый интектем.

Ямьсезләнде сөйләм, сүгендерә
Укыганда тормыш китабын.
Мең газаплар аша алга барам,
Уелса да җанга арканым.
ҮЗЕМНЕКЕН ҮЗЕМ ТАРТАМЫН!

***
Ярый әле син бар, елаганда,
"Булды, җитте!" ‒ дисең кырыс кына.
Китап сүзе сөйләп интектерми,
Тик син хуҗа, дисең, тормышыңа.

Сиңа гына сыйган серләрем бар,
Әйтеп булмый аны һичкемгә.
Дусларга да, туган-тумачага,
Әйтеп булмый хәтта әнигә.

Нинди генә авыр вакытта да,
Бары сиңа гына таяндым.
Бик үкенәм, тыңламыйча, кайчак,
Язмышымнан янә кыйналдым.

Батыр үзең, үз өстеңдә инде
Күпмеләрнең йөген күтәрдең.
Бары сиңа гына таянырмын
(Сызлансаң да, туктый белмәдең),
Курку белмәс нәни ЙӨРӘГЕМ!

***
Чит җирләргә киттек, җырлый-җырлый,
"Ялгыз торна" акты яшь булып.
Яфрак җиргә сарылганда киттек,
Кайтсак идек илгә яз булып.

Көткәннәргә күркәм сабырлык бир,
Киткәннәргә кайтыр юлын ач.
Әй Ходаем, бәлаләрдән сакла,
Чит җирләргә киттек, Ил кушкач.

Бабайлардан алган васыять бар,
Тезгә чүгәр өчен тумадык.
Исән-имин кайту язсын безгә,
Балаларны сөеп туймадык.

Басу-кырлар көтәрме соң безне,
Күммәсме соң җирне балтырган?
Бирешмәбез, безнең нәсел-тамыр
Япанчадан, Алып-батырдан!

Чит җирләргә киттек, җырлый-җырлый,
Өзелмәсен генә җырыбыз.
Киртәләрсез, сикәлтәсез булсын
Туган якка кайтыр юлыбыз.
Аллаһ кушса, тиздән кайтырбыз...

ТӨЙМӘЛӘР
Бер савыт төймә җыелган,
Кайдадыр хуҗалары?
Әни җыеп куяр микән,
Күрмәсә нужаларны.

Электән килгән йортларда
Төймә саклау гадәте.
Чүпрәк-чапрак утка оча,
Суккач соңгы сәгате.

Сәдәфләре генә кала,
"Ярап куяр беркөнне".
Кием туза, вакыт уза,
Жәлләми шул һичкемне.

Яшел төймә ‒ җәйге пальто,
Зәңгәре ‒ күлмәкнеке.
Алар белән бәйле тарих,
Хатирәләр минеке.

Минеке, әниемнеке...
Саныйм үткән елларны.
Үтә гомер, хәтерләтеп
Чабып барган юрганы.

Төймәләр искә төшерде
Күптән узган юлларны.
Уен уйнап өзелеп калган
Төймә таккан кулларны.
Сагынам шул кулларны...

***
Көзләремә сагыш өстәмәче,
Кояш булып кер син күңелгә.
Яңгырларның моңсулыгын ал да
Сип су итеп сулган гөлләргә.

Көзнең йомшак пәрәвезе булып,
Борын очларыма кун әле.
Шаян яфрак булып яннарымда
Бөтерелеп кенә тор әле.

Ачы миләшләрне балландырыр
Назлы сүзең кирәк җаныма.
Җәем узды, инде көзләремдә
Сөю җырын сузам таңымда.

Алларыңа яфрак булып төшәм,
Җыеп ал син аны кочагыңа.
Салкын көздә күңел күшекмәсен,
Икәү яныйк сөю учагында.
Икәү генә... бәхет кочагында.

ФӘРИДӘ ХӘСӘНОВА 

 

Комментарийлар