Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘРИДӘ ҖӘМИЛЕВА

(Әгерҗе районы, Исәнбай авылы)

Мин, Җәмилева Фәридә Мәхмүт кызы, Әгерҗе районының Исәнбай авылында дөньяга килгәнмен. Туган авылымда урта мәктәпне тәмамладым, читтән торып Казан дәүләт педагогика институтында белем алдым. 40 ел башлангыч сыйныф укучыларының күңеленә белем орлыклары чәчеп, лаеклы ялга чыктым .Шигырьләрне мәктәп елларыннан ук язам. Бүгенге көндә күңел таләбем буенча иҗат итәм, марафоннарда катнашам.


***
Ана күңеле балаларда, диләр,
Бала күңеле, диләр, далада.
Сизәсезме, бераз хаклык барын?
Чама туры килә чамага.

Безгә гомер биргән фәрештәне
Онытмыйбыз микән кайчакта?
Сабый чакта иркәләнде һәркем
Шушы назлы, җылы кочакта.

Иң тәмлесен сиңа каптыручы,
Иң матурын сиңа кидергән
Шушы изге затны онытылып
Чыгармыйбыз микән күңелдән?

Барыбыз да үскән, дөнья корган,
Тормыш мәшәкате, балалар...
Ә әнкәйләр ялгыз яшәп ята,
Күбебезне тартты калалар.

Әнкәйләр дә гел яшь тора алмый,
Дөнья көтүләре авыр ла.
Телефоннан хәл белешү бик аз,
Ешрак булыйк алар янында.

Кирәк түгел бүләк, күчтәнәч тә,
Җылы караш, якты йөз җитә.
Баласына хәер-фатихада
Уяна бит ана һәр иртә.

Җылы сүзебезне, назыбызны
Биреп калыйк исән чагында.
Үкенмәслек итеп яшәп калыйк,
Әнкәй әле исән, авылда.

Тәрәзләрдә утлар яна әле
Бикләнмәгән әле ишекләр.
Аңлыйсызмы, яшьләр, әнкәйләрнең
Сагынганын сезне ничекләр...

Онытмагыз газиз әниләрне,
Хәл белергә җаен табыгыз.
Ана ‒ Ходай биргән зур хәзинә!
Сезнең әле әниләрне яклар,
Әниләрне саклар чагыгыз.

САГЫНУ
Җылы мохит.Чып-чын татар өе.
Утырган да әби кабасына,
Йон җегерли оек-бияләйгә
С В О га киткән баласына.

Алып бөтен күңел җылылыгын,
Күчтәнәче китәр газизенә.
Сагынулары таралгандай булыр,
Барып җитсә алар ил читенә.

Шушы бүләк салкыннардан саклар
Ходай кушып туңмас аяк-кулы.
Бик көттереп туган онык бит ул,
Озын гына булсын гомер юлы.

Татарга хас моңлы мәкам белән
Изге теләкләрен тели әби.
Җан авазы аның теләкләре,
Алыштыра алмый аны берни.

Үзе исән чакта әбекәйнең
Җан җимешен килә күрәсе.
Сабый вакыттагы кебек назлап,
Битләреннән килә үбәсе.

Һәр оныкны, әти, ир-егетне
Якыннары көтә өзелеп.
Кайчан килер бу көн, әйтегезче,
Сагнуларга булырмы түзеп?

БӘХЕТ
Күргәнегез бармы сезнең
Бәхетнең формуласын?
Ә минемчә, формула юк,
Аны үзең корасың.

Бу өлкәдә якламаган
Беркем диссертация.
Һәркем аны тамчылардан
Үзенчә итеп җыя.

Ирнең бәхете хатыннан,
Хатын бәхете ‒ ирдән.
Тик эзләп табарга кирәк,
Яшеренгән бик тирән.

Тырышканнар тапмый калмый,
Ычкындырмый кулыннан.
Җитәкләшеп атлап китә
Шул бәхетнең юлыннан.

Хатын-кыз бәхетле икән,
Бәхетле даирәсе.
Андыйлар янында рәхәт,
Гел дә килә күрәсе.

Күңеле шат, хисләр якты,
Нур чәчеп тора күзе.
Елмаюы җылы, ихлас,
Кояштай балкый йөзе.

Бәхетле хатын беркайчан
Көнләшми чит бәхеттән.
Авырлыкларны ул үзе
Гел җиңүгә ирешкән.

Сөйкемле һәм бик ягымлы
Була бәхетле хатын.
Буш сүзләр аңа хас түгел
Хаклап яши ир хакын.

Ул канәгать булганына,
Идеал булмаса да.
Патшабикә икәнлеген
Гел раслап тормаса да.

Кимчелекләре булса да,
Сиздерми ят кешегә.
Бәхет ул күңелдә яши,
Җан, калебтә, эчендә.

Беркайчан да исбат итми
Ул үзенең бәхетен.
Күз карасы кебек саклый
Гаиләсен ‒ тәхетен.

Сөю, назларын һәрвакыт
Бирә гаиләсенә.
Яратуны тоеп яши
Үзе дә шуңа күрә.

Тәүфикълы ир, күндәм бала ‒
Хатын-кызның бәхете.
Парлы,тату гаиләдә
Һәркем була бәхетле.

 

Фәридә ҖӘМИЛЕВА

 

Комментарийлар