ФӘРДИЯ ТӨХФӘТУЛЛИНА
(Әтнә районы, Күәм авылы)
Мин Төхфәтуллина (Баһавиева) Фәрдия Римхәт кызы 1963 елның 22нче июлендә Арча районы Күәм авылында туганмын. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесының театр бүлегендә укып, авылда культура йортында эшләдем. 1 ел эшләгәннән соң, җиде авылны берләштергән “Игенче” колхозына комсомолның беренче секретаре итеп билгеләделәр. 1987 елдан хәзерге көнгә кадәр Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә технология, музыка, сәнгать фәннәрен укытам.
ДӘШӘМ ГОМЕР КӨЗЕМӘ
Көзсылуы чуклы шәл ябынып,
Тәрәзәмне шакый ялварып.
Иңнәрендә эри бозлы яңгыр,
Елый агачларга сарылып.
Үксеп-үксеп түгә күз яшен,
Сизми җилнең капыл исүен.
Көз-падишаһ, сайлап бизәген,
Яфрак белән каплый изүен.
“Хуш!” ‒ дияме шулай, яратып,
Керфекләрен яшькә чылатып.
Ник китәргә, мине елатып,
Көзге кыңгыраулар чыңлатып?..
Зәррә кадәр генә ышаныч,
Бирә алсам иде үзенә.
...еллар үткән, һич юк аяныч,
Дәшәм аны гомер көземә!..
ШУНДЫЙ ДӨНЬЯ...
Авыр язмышлар күп, кисә өнне,
Җылытыр идем ятим җанны...
Җәй җилләре назлый белгән кебек,
Табар идем әле бер җаен.
Өметләнми кемдер мактавына,
Ясап куяр идем дөньяның,
Сыр-бизәкләп, күңел тактасына,
Изге гыйбарәдәй һәр елын.
Көлмә дә син, елама да, диләр,
Шундый инде аның дөньясы!
Хаклык аваз салыр әле диеп,
Дога гына кала кыласы.
Хисләремне, шөкер, йөгәнләдем,
Зынҗырларга куйдым богаулап.
Күз яшьләрем шәраб итеп эчәм,
Күңел хушлыгымны күзаллап.
НИШЛӘТӘСЕ ЙӨРӘКНЕ?
Бер җылы сүз көтәм әле синнән,
Җаным өши, салкын күңелем...
Түшәгемдә ялгыз төн уздырам,
Назлар өчен юк бит беркемем...
Күпме еллар үткән сөю көтеп,
Тыным белән җылытып түшәкне.
Тәнгә җылы керер иде әле,
Нишләтәсе менә йөрәкне???
Йөрәк дисәң инде, хәтере калыр,
Үтәли җил йөри сызгырып.
Челтәрләнгән боздай үрнәкләрнең
Бизәкләрен бозып, туздырып!
ЧИЯЛӘРНЕҢ НИКАХ ТӨННӘРЕ
Күңелемдә илаһи бер мизгел,
Бәхет тулы минем инешем.
Кулларымны җәеп, иркен сулап,
Гомер сукмагымнан килешем.
Саф һавасы аның – чиста күңелем,
Зәңгәр рәшә – өмет, хыяллар.
Чабаталы үлән – балачагым,
Яшьлегем ул – биек кыялар.
Тау итәге шаулап, гөрләп тора,
Ә гашыйклар җырлый үз җырын.
Ай нурында серле елмаюлар,
Күзләр эзли һәрчак үз тиңен.
Чия куаклары ак чәчәктә,
Кичке уен, алан киңлеге.
“Капка” аша үтә гашыйк йөрәк,
“Син – минеке, ә мин – синеке!”.
Рәхәт оеп тыңлыйм еллар аша,
Яшьлегемнең уен көйләрен.
Хәтеремдә саклыйм бик кадерләп
Чияләрнең никах төннәрен.
КҮҢЕЛ БУРАННАРЫ
Урам уртасында басып торам,
Чәчләремне буран аралый.
Нахак сүзләр, салкын усал караш,
Йөрәгемне меңенче кат инде
Төзәлмәслек итеп яралый.
Буран салкын түгел, ул да аңлый,
Сүзләремне тыңлый ым кагып.
Качар идем бүген дөньям онытып,
Шушы бураннарга уралып.
Җиңеләер иде газапларым,
Очар идем чиксез галәмгә.
Күңел бураннары бик авыр шул.
Яза алмый хәтта каләм дә.
Фәрдия ТӨХВӘТУЛЛИНА
Комментарийлар