Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘНИЯ ХАФИЗОВА

(Мөслим районы, Иске Вәрәш авылы)

1968 елнын 9нчы гыйнварында Мөслим районы Иске Вәрәш авылында туганмын. Гаиләм, өч балам, 6 оныгым бар. Хәзерге көндә Баланлы мәдәният йорты җитәкчесе булып эшлим. Җыр, моң, табигатьне, кешеләрне, якыннарымны яратучы бик хисле кешемен.

 

***

Әллә нигә моңсу булып китте:

Әтиемне искә төшердем

Самаварым бик тиз кайнап чыкты,

Тәмле күмәчләр дә пешердем.

Алларына ак ашъяулык җәеп,

Түр башына аны утырттым.

Өстәлемә сөтле чәйләр ясап,

Тәмлүшкәләр белән тутырдым.

И гомерләр диген, үткән киткән,

Каян булсын инде әткәем

Әткәсенең җылы назын тоймый

Олыгаеп бетте бәбкәең.

Киңәшеңне, ныклы иңнәреңне

Тоймый гына гомер ителгән.

Авырын да, жиңелен дә кичеп,

Гомер йомгаклары сүтелгән.

 

БАЛАНЛЫ БАЛАННАРЫ

Ераклардан сагынып кайтам,

Туган авылым Баланлы.

Кочагыңа сыйдыргансың

Синдә туган балаңны.

Куш-та

Баланлы аланнары,

Баллана баланнары.

Талларында тирбәлә

Сандугач балалары.

 

Ак кое чишмә суының

Шифалы суы тәмле.

Тугайларда тайлар уйный,

Таңнары бигрәк ямьле.

Куш-та

Баланлы аланнары,

Баллана баланнары.

Талларында тирбәлә

Сандугач балалары.

 

Аккошлы буа буйларың,

Гаделбану күлләрең.

Исләремә төшәсең дә,

Боега куңелләрем.

Куш-та

Баланлы аланнары,

Баллана баланнарың.

Талларыңда тирбәлә

Сандугач балаларың.

 

ТУГАННАР

Ап-ак карлар ява җир өстенә, ‒

Май аеның чәчәк карлары.

Ак юллардан матур гомер узган

Авылымның күпме парлары.

 

Бишәр олан үскән тәгәрәшеп,

Биш мендәргә баскан биш килен.

Аерылмый бергә гомер иткән,

Таба алган, димәк, үз тиңен.

 

Нигезендә булган төрле хәлләр,

Тик туганлык хисе сүнмәгән.

Тар күңелне, яман сүзләрне

Дус-туганнар бер дә белмәгән.

 

Килендәшләр яши чөкердәшеп,

Бер анадан туган диярсең.

Кайнанасы сөя, кызым, диеп,

Шундый бәхет кемгә тия соң.

 

Ап-ак карлар ява җир өстенә ‒

Ак майларның чәчәк карлары.

Гомер итсен шулай матур итеп

Авылымның барлык парлары.

 

ИСТӘЛЕККӘ КАЛГАН АЛМАГАЧЫҢ

Алмагачың калган истәлеккә,

Шау чәчәктә утыра быел да.

Кәүсәләре инде корып бара,

Сабаклары җиргә иелә.

Көч бирәсең гүя син агачка,

Күрсен диеп аны оныклар.

Яраларын бәйлим алмагачның,

Сынмасын дип авыр ботаклар.

Инде быел кышка чыдамас дип

Кызганабыз сине көзләрен.

Ә син кабат безне сөендереп,

Ап-ак чәчәк аттың язларын.

Оныкларың йөри тәгәрәшеп,

Алмаларын өзеп ашыйлар.

Тыныч булсын рухың, син борчылма,

Балаларың матур яшиләр.

 

ЯЗЛАРДА БЕЗ СИНЕ ЮГАЛТТЫК

(Якын дустыма багышлана. 9 май)

Язлар килде җиргә, кошлар кайтты,

Агачлар чәчәк ата.

Якын дустым чарасыздан

Караңгы гүрдә ята.

Табигать тә сизгән ахры,

Карлы яңгыр яуды ул көнне

Көндез бәйрәм иткән дусларың

Күз яшьләрен түкте ул төнне.

Язмышлар бит шулай язылган:

Язганыңны күрми калмыйсың.

Гомерне бит сорап алып булмый,

Язмыш юлын бора алмыйсың.

Чык тамчысы кунган чәчәкләргә,

Алсу таңнар ата көн саен.

Синсез үтәр, айлар, еллар шулай

Йөрәк сыкрар инде яз саен.

 

Фәния ХАФИЗОВА

Комментарийлар