Логотип «Мәйдан» журналы

ФАКИЯ ШӘРӘФЕТДИНОВА

(Арча районы, Яңа Кырлай авылы)

Мин, Шәрәфетдинова Факия Нурулла кызы, Арча районының Тукай-Кырлай авылында 1952 елның 2нче августында көзге муллыкта ишле 9 балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен.
(Мин туганда, авылым Тукай Кырлай дип йөртелгән булган, хәзер инде авылым Яңа Кырлай дип йөртелгәнлектән, туу турында таныклыгым һәм паспортымда гына мин Тукай-Кырлай кызы булып йөрим.) Бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итәм.
Туган ягым Арчам һәм нәни Апушның дөньяга күзе ачылган авылым , тырыш, эш сөючән халкым белән горурланып яшим.
Туган төбәгемдә сөйгән халкыма хезмәт итеп, 36 ел Арча стоматология поликлиникасында югары категорияле теш технигы-ортопеды булып эшләп, лаеклы ялга чыктым.
Лаеклы ялда булсам да, күңелем бер дә картаймый: "Чишмә" һәм "Арча таңнары" халык вокал ансамблендә дә, "Яшәү яме" китап сөючеләр клубында да,"Каурый каләм" иҗат берләшмәсендә дә, "Сүнмәс яшьлек" театр студиясендә спектакльләрдә дә, "Асылъяр" бию коллективында һәм "Гармунчылар" ,"Кашыкчылар", "Кубызчылар" ансамбльләрендә дә мине күрергә була иде.
Минем берничә шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Берничә шигыремә Рамил Курамшин көй иҗат итте.
Үзешчән көй язучы райондашым Илфат Аскаров иҗат иткән "Әнием керде төшемә" җырын ветеран җырчыбыз Нурхадә Хәнәфиева күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкара.

МИН ЯШИМ
Мин янып-көеп яшим,
Пыскып янмыйм, мин дөрлим,
Мин янып-көеп яшим,
Минем яшәү рәвешем –
Күк күкрәве һәм яшен!
Бер давыллыйм, бер тынам,
Диңгез дулкыны сыман.
Янып-дөрләп яшәүчене
Мин көрәшкә чакырам.
Мин әйтерсең ураган.
Ураганга чыдаган
Тугры дустым янымда
Мәхәббәткә чорналган.
Бер давыллап, бер тынып,
Бер язгы күкрәү булып,
Кичеп гомер юлларын
Яшәргә омтыламын.
Гомер ике бирелми ,
Янып яшәргә кирәк!
Пыскып түгел, дөрләп янып
Яши белүче сирәк.
Пыскып янма, дөрләп ян,
Минем гомер учагым.
Ялкынланып яшәүләрдә
Бар кызыгы дөньяның!

***
Хыяллар... Хыяллар...
Хыяллар...
Хыяллар, хыяллар, хыяллар!..
Иңемә канатлар куярлар.
Сагышлы хисләрем, уйларым,
Шигырь һәм җыр булып туарлар.

Җилкенеп, җилпенеп алыйм да,
Тотыныйм әле мин зур эшкә.
Язасы фикерләр бихисап,
Үткәннәр күңелдә, гел истә!

Кулымда бар каурый каләмем —
Язарга бардырмы сәләтем?
Хисләрем ташыган бер мәл бу —
Минем саф, самими халәтем...

Талпынып, күкләргә атылып,
Аккоштай канатым кагынып,
Мәңгелек балачак иленә
Мин очып кайтыймчы, сагынып!..

Мәхәббәт, сагыну, шашыну
Хәтердә яңадан кабынды!
...Беренче сөйгән яр...Әйтерсең,
Яшьлегем эзләре табылды.

Балачак һәм яшьлек мизгеле...
Йөгәнләп булырмы күңелне?!
Бик азга булса да, хыялда
Үткәнгә сугылдым түгелме?!.

Каләмем! Яз гына, туктама,
Яңарт син яшьлегем хисләрен!
Күңелем һич кенә түзәлмәс,
Күрмичә иң тәүге эзләрен.

Хыяллар, хыяллар, хыяллар...
Иңемә канатлар куярлар!..


БУЕМ ҖИТМӘСЛЕККӘ ҮРЕЛМИМ!
Кулдан килмәгәнгә алынмыймын,
Буем җитмәслеккә үрелмим.
Булганына шөкер итә белгән
Гап-гади бер авыл кызы мин!
Туган авылым минем – Тукай-Кырлай!
(Мин туганда шулай аталган!)
Нәни Апуш авылым тарихына
Алтын хәреф белән язылган!

Җырлап тора авылым чишмәләре
Сәгъди абзый бакча башында.
Дулкынланып озак басып тордым
Алар утырткан нарат каршында.

Йөзьяшәрлек нарат тоя булыр
Нәни Апушның йомшак кулларын...
Хәтерлидер әле бала җанлы
Сәгъди абзый кебек улларын!

Шул нигезнең изге туфрагында
"Күзе ачылган" бөек Тукайның.
Синең хакта газиз туган авылым,
Мәдхияләр җырлап туймамын!

Мин бәхетле, чиксез бәхетлемен,
Туган авылым Кырлай булганга!
Чын күңелем, саф йөрәгем белән
Синдә Җир сулышын тойганга.

...Кулдан килмәгәнгә алынмыймын,
Буем җитмәслеккә үрелмим.
Чын Җир кызы үзем, табигатьтән,
ТУКАЙ-КЫРЛАЙ авылы кызы мин!


ЯҢА ТОМНАР ӘЛЕ ЯЗАСЫМ БАР
Калын томнар...
Озын гомер юлы.
Сукмаклары борма-бормалы.
Укып кара – ага гомер, ага,
Дулкынында – шагыйрәнә җаным.

Төн уртасы. Матур төшләр күреп,
Чумган бар да тирән йокыга...
Йоклый алмый каршылыйм ал таңны:
Яна йөрәк, җаным ут кына.

Яңа томнар әле язасым бар,
Битләрендә – агы-карасы...
Шатлыкларым – күңелемә шифа,
Ялгышларым – йөрәк ярасы...

 

Факия ШӘРӘФЕТДИНОВА

Комментарийлар