АЗАТ ӘСКӘРОВ
(Әтнә районы, Таш-Чишмә авылы)
Мин, Әскәров Азат Ринат улы, 2003 елның 17нче июлендә дөньяга килгәнмен. 2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының исәп-хисап һәм икътисад бүлеген тәмамладым.
Хәзерге вакытта Әтнә районы Таш-Чишмә авылында яшим.
Иҗат белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә башладым. Күңелемә монсу булган чакларда да, рәхәт булган мизгелләрдә дә кулыма каләм алам.
ТАТАР АВЫЛЛАРЫ
Күңелләргә биреп иман нуры,
Ишетелә азан тавышлары.
Болыннарда кешнәп йөри атлар, –
Шундый була татар авыллары.
Капка төпләрендә ак яулыклы
Әбиләрнең каршы алулары,
Дога кылып озатып калулары, –
Шундый була татар авыллары.
Атлар җигеп, гармуннар уйнатып,
Сабантуйга бирнә җыюлары.
Җырлап-биеп бәйрәм итә халык, –
Шундый була татар авыллары.
Һәрбер өйнең тәрәз төпләрендә
Балкып тора гөлләр – яраннары.
Аулак өйгә керә күрше-күлән, –
Шундый була татар авыллары.
Зур йортлары белән кызыктырып,
Чакырса да шәһәр- калалары,
Төшләреңә кереп сагындыра, –
Шундый була татар авыллары.
Һәр кешенең башлангычы – авыл,
Һәркайсыбыз – авыл балалары.
Озак еллар безне сөендереп
Яшәсеннәр татар авыллары!
ТУГАННАРГА
Туган алар ‒ бер атаның балалары,
Тик нигәдер өзелгән шул аралары.
Онытылган кунакларга йөрешүләр,
Әти-әни нигезендә күрешүләр...
Ялгышмагыз, әй туганнар, уйланыгыз
Иң якыны бу тормышта ‒ туганыгыз.
Туганым дип, чын күңелдән куаныгыз,
Туган булу ‒ иң зур бәхет, онытмагыз.
Кара болыт каплап киткән дөнья күген,
Туганнарын оныттылар күпләр бүген.
Кырау төшсә, алсу гөлләр тик сулмасын,
Туганым дип эндәшергә соң булмасын...
Мал артыннан куып, бер көн арып китсәк,
Көтмәгәндә юлыбызда башны исәк.
Югалырлар синең якын дускайларың,
Шул чагында искә төшәр туганнарың...
СИНЕҢ КУЛЛАР
Үткән чакта ялгыз гомер юлларымны
Ялгыш кына тойдым җылы кулларыңны.
Шул кулларың җылылыгы әле дә истә,
Җылыталар минем җанны иртә-кичтә.
Сөюләрне гөл итүче ‒ синең куллар,
Бәйләнделәр мәңгелеккә безнең уйлар.
Тормышыма буләк иттең якты нурлар,
Бу дөньяда яшәү көче ‒ синең куллар.
Хәлем бетсә, туктап калсам ялгыш кына,
Ямь табам мин, кагылам да кулларыңа.
Бергә үтик ахыргача гомер юлын,
Мәхәббәткә бәхет өсти синең кулың.
Таныштырды, кавыштырды синең куллар,
Якты булсын, балкып торсын барыр юллар.
Куанамын, шатланамын булганыңа,
Рәхмәт, җаным, синең җылы кулларыңа.
ЧОРЛАР КҮПЕРЕ
Татар халкы дигәч, күз алдыма
Килеп баса бөек Болгар иле.
Бабаларның кендек каны тамган,
Изгеләрдән изге туган җире.
Идел буйларына урнашкан ул
Искитәрлек матур урында.
Яулар, еллар аша үткән чакта
Бирешмәгән утка, ялкынга.
Чорлар күпере булып торгызыла
Ак мәчетең, яңа манаралар.
Тарихларда калган язмышларны
Сүзсез генә сөйли кебек алар.
Пулатлары гына ни тора бит:
Әйтеп бетергесез матурлык!
Безнең тарих бик күпләргә үрнәк,
Безнең тарих – үзе батырлык.
Җирне, телне, динне югалтмаган
Яңа буын яши бу җирдә.
Матурлыкка күчкән батырлыкны
Саклап үзенең күңел түрендә.
Күпме кеше килә хәзер монда
Тамырлардан эзләп үткәннән.
Чорлар аша бабаларын барлый,
Киләчәккә таба киткәндә.
Изге Болгар җире, рәхмәт сиңа,
Рәхмәт әйтәм сиңа, баш иеп!
Бабаларның газиз Туган җирен
Мин күрермен әле бер килеп!
ТАШЧИШМӘМ
Авылларның иң матуры ‒
Минем авыл, мин беләм.
Чишмәләргә бик бай булган
Туган ягым – Ташчишмәм.
Халкың эшчән, тырыш синең,
Табигатең бик матур.
Озак еллар яшә, авыл,
Сибеп җиргә якты нур.
Чал тарихың бар бит синең,
Әй авылым, Ташчишмәм!
Сине ташлап чит җирләргә,
Чит илләргә мин китмәм.
Болыннарың шундый гүзәл,
Су буйларың матурдыр.
Нечкә билле каеннарда
Сандугачлар сайрыйдыр.
Өзелеп таңнарның атуы
Синдә генә матурдыр.
Яшь кызларың шундый сылу,
Ир-егетләр батырдыр.
Сулар һаваң шундый чиста,
Чишмә суларың тәмле.
Төшләремә керә кайчак
Хәлимә чишмәләре.
Чирәмгә ятып хәл алсам,
Яшәрә күңелләрем.
Авылымнан аерылмыйча,
Үтсә иде гомерләрем.
Кая барсам, син уемда,
Сине сагынып кайтам.
Әй Ташчишмәм... Мин бит сине
Өзелепләр яратам.
Әй авылым, киләчәктә
Сүнмичә, мәңге яшә!
Кендек каным аккан җирем,
Туган ягым – Ташчишмә.
Азат ӘСКӘРОВ
Комментарийлар