Логотип «Мәйдан» журналы

АЗАТ АЙДАРОВ

(Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы)

Мин, Айдаров Азат Зәки улы, Әгерҗе районының Кадыбаш авылында туып үстем. Шигырьләр язам, көйгә салам, гитарада уйнап башкарам.

УЯНУ
Мәхәббәтне көттем язларымда
Канатланып йөрдем ашкынып.
Бөтен нәрсә миңа юлдаш булды,
Өмет салды суның ташкыны.

Кояш сипте нурын, агачлары
Шаулый-шаулый бөре ярдылар.
Йөрәгемнән чыккан моңнарымны
Сандугачлар көйгә салдылар.

Чүлт-чүлт итеп тамды тамчылары,
Күңел җепләремне чирткәләп.
Салмак кына искән җылы җиле
Җанкаемны йөрде иркәләп.

Болыннарда яңа үсеп чыккан
Иснәп йөрдем чәчәк исләрен.
Хыялымны аклап, йолдыз булып,
Кабат уяндылар хисләрем.

МИНМЕ?
Минме соң ул сиңа гашыйк булган,
Назлы караш, уйчан күзләргә,
Сөям диеп эндәшмичә әйткән
Колак кытыклаган сүзләргә.

Минме соң ул, кушып сулышыңа,
Гармун телләренә басучы?
Моң яшергән сихри сандыгыңның
Серле йозакларын ачучы.

Мин икән ул, хисем сиздермичә,
Бәке казып суга чумучы,
Яшерен генә сөйгән йөрәгемне
Белгертмичә сиңа калучы.

МОГҖИЗА
Бигрәк ап-ак яңа яуган пакь кар өсте,
Зур ак юрган белән каплап куйган төсле.
Агачлары киеп куйган ак күлмәген,
Бу могҗиза! Тагын кайда бар күргәнең?
Кар көртләре өелгәндер җилләр дулап,
Бөтерелеп кар бөртеген куып уйнап.
Тәрәзләрдә табигатьнең сәнгать эше,
Тырышса да, ясый алмас һичбер кеше.
Морҗалары туп-турыга төтен өрә,
Торакларга туңмас өчен җылы бирә.
Аяк асты баскан саен керт-керт килә,
Бу кышларның кырыслыгы түгел димә.

ҮЗГӘРМИ
Кояштан нур алам,
Тамчы булып тамам
Сөңге сыман каткан бозлардан.
Үзгәрешсез ятмыйм,
Мин бит һаман атлыйм
Кире кайтмам дигән юллардан...
Очсам, канат җилпим,
Җирдән ерак китмим,
Очар өчен күктә бар кошлар.
Суга тарта күңел,
Миңа кирәк түгел
Йөзсеннәр, дим, анда аккошлар.
Атлыйм урман буйлап,
Бүген монда кунак.
Саф һавасы миңа сый-хөрмәт.
Кирәк микән ары,
Бу байлыкның бары
Меңнән беренә дә канәгать....
Яңа юллар таптым
Дип үземне аклыйм,
Тормыш йомгакларын сүткәндә.
Үзгәрми ул, юк, юк,
Ялгышы да шул ук,
Бер сукмакны кабат үткәндә...

ЭХ, БУ ТОРМЫШ...
Күзне ачып карыйм, йомып карыйм,
Рәхәт тә син, тормыш, кыен да,
Сөеп карыйм сине... качып карыйм...
Иркәләнеп карыйм куйныңда.

Яшим диеп, алга үрмәлимен,
Саный-саный гомер елларын.
Ялгышканны белеп, мең кат урыйм
Инде бер тапталган юлларын.

Тормыш бит ул матур булмый,
Тирә-юньдә нинди матурлык.
Табигате җирне биләп алган,
Болыннары тормый ятарлык.

Уйлар, хисләр туа, кайчак сүнә
Икейөзлелекле карашлар.
Гомер юлы туры, бормалы да,
Баткак була, була ак ташлар.

Мин яратам сине, ә син юктыр...
Юатасым килә карашны,
Әллә сине өзелеп яратулар
Кире яктан миңа юлдашмы?

Шаяртасың әллә, язмыш диеп,
Чыдый бу дип, сынау уйлыйсың.
Дөрләп яна күңел, ишегенә
Чыгар өчен келә куймыйсың...

Узар гомер, җитәр вакыты да,
Сукмакларым калыр ялгызы.
Син узарсың анда караңгыда,
Юл яктыртыр Зөһрә йолдызы.

 

Азат АЙДАРОВ

Комментарийлар