Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл шагыйре» проекты: җыр текстларына йомгак ясалды!

«Мәйдан» журналында «Авыл шагыйре» проекты эшен дәвам итә – май-июнь айларында тагын бер кызыклы бәйге үткәреп алдык.

Бу юлы җыр текстлары бәйгесе. Катнашырга 27 шагыйрь теләк белдерде. Бәйгегә килгән эшләргә танылган сәнгать әһелләре Вәсим һәм Асия Әхмәтшиннар нәтиҗә ясады.

Вәсим Әхмәтшин – билгеле композитор, 200 дән артык җыр авторы, Асия Әхмәтшина – танылган җырчы. Икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре. Кызыклы тандем, кыскасы! Шигырьләр дә берсеннән-берсе матур иде! «Кайбер шигырьләрне елый-елый укыдым», – дип сөйләде Асия ханым. Без җиңүчеләр өчәү булсын дигән идек – алар берсен дә калдырасы килми дип алты шигырь сайлап алдылар. Һәм җыр язу белән мавыгучыларга бик кызыклы киңәшләрен дә җиткерделәр. Без сезгә шушы әңгәмә-видеонәтиҗәне карарга тәкъдим итәбез, дуслар. Һәм җиңүчеләребезне (Гүзәлия Рәхмәтуллина, Айсылу Кәлимуллина, Гүзәлия Исламова, Рәмзия Җиһаншина, Илсөяр Салахова, Сәрия Мирзаяноваларны) ихлас күңелдән тәбриклибез.

Бәйге шартлары буенча, җиңүче текстларның берсенә җыр язылачак. Җыр язу өчен кайсы шигырьнең сайлап алынуы әлегә сер булып калсын. Һәм безгә әле сезнең бик күп матур җырларыгызны ишетергә язсын!

Проектта катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!

 

Комментарийлар