Логотип «Мәйдан» журналы

АЙГӨЛ БАҺАВИЕВА

(Әтнә районы Күәм авылы).

Каеннардан тамчы тамган чакта

Елый икән, диеп уйламагыз.

Ходай кушса, бар да яхшы булыр,

Булмастаен, зинһар, сорамагыз.

Каеннардан тамчы тамган чакта

Коеламы икән яфраклары?

Каерылып озак карап тордым

Һаваларда казның кыйгаклавын.

Каеннардан тамчы тамган чаклар

Йөдәтерләр кереп төшләремә.

Җитез җилләр белән куышканым

Төшәр әле озак исләремә.

Каеннардан тамчы тамган чакта

Җилләр тирбәтәдер алкаларын.

Насыйп булса, тиздән күрешербез,

Ачык калдыр, әнкәй, капкаларың.

                             ***

Тормыш ул ‒ берьяклы озын юл,

Билетын кассада сатмыйлар.

Йөкләрен күтәреп шул юлдан

Кем ялгыз, кем парлы атлыйлар.

Катмарлы, ураулы юллардан

Атлавы, ай авыр, адашмый.

Кемнәрдер турыга юл таба,

Бер адым абынмый, ялгышмый.

Тезләрен канатып, тузанда

Берәүләр теш кысып түзәләр.

Кемнәрдер түмгәкне сикереп,

Берәүләр ташны да әйләнеп үтәләр.

Һәркемнең үз юлы, сукмагы,

Кабатлап басылмый адымнар.

Кемгәдер юл чаты ‒ тукталыш,

Берәүгә атлыйсы меңләгән адым бар.

                      ***

Көткән кешең кайтыр өчен

Юллар кирәк.

Үткәннәрнең кадерен белер өчен

Еллар кирәк.

Хәтер сандыкларын актарырга

Уйлар кирәк.

Биектәге җимешләргә үрелергә

Буйлар кирәк.

Нәни адымнардан эз салырга

Айлар кирәк.

Бер сукмактан тигез атлар өчен

Җайлар кирәк.

Усалларны бераз юмаларга,

Көйләү кирәк.

Сансызларга аңлатырга мең кат

Сөйләү кирәк.

Авыр чакта дусларыңа иңне

Терәү кирәк.

Гомерлеккә яннарыңда булыр өчен

Берәү кирәк!

                    ***

Исләремә төшә гамьсез чагым,

Офыкларда кояш сүрелгәч:

Әй йөгерә идем каршыларга,

Чат башында әткәй күренгәч.

Балта тоткан көчле кулларына

Әткәй алыр иде кочаклап.

Сагыз исе, агач исе тойсам,

Сагындыра кабат шул чаклар.

Куанычым чиксез иде, әткәй

Синең кызың булу ‒ горурлык.

Адымнарым чутлап саный идем,

Тигез атлап, сине куырлык.

Йомычкалар уйнап калыр иде

Әткәй юнган агач өстеннән.

Син ясаган тәрәз йөзлекләрең,

Борма бизәкләрең исемдә.

Эх, әнә шул әткәемле чаклар

Бәхетләрнең булган олысы.

Учларымда һаман тоям төсле

Әткәй кулларының җылысын.

                  ***

Мин көзләрне сөймим бүтән,

Көзләр елак.

Адымнарга сарган яфрак

Кала елап.

Мин көзләрне сөймим бүтән,

Көзләр усал.

Җиле назлап исәр иде,

Юаш булса.

Мин көзләрне сөймим бүтән,

Көзләр башка.

Сурәт калмый эзләремнән

Юеш ташта.

Мин көзләрне сөймим бүтән,

Көзләр хәтәр.

Көннәр туса, килгәне юк

Юньле хәбәр.

Мин көзләрне сөймим бүтән,

Кышны көтәм.

Әрсез тамчы җавап яза:

Тиздән китәм...

Әтнә районы Олы Әтнә авылында тудым. Хәзерге вакытта Күәм авылында яшәп иҗат итәм. Белемем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әтнә районы "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куям. Шигърияткә балачактан гашыйк булсам да, беренче иҗат җимешләрем тууга улларым сәбәпче. Ялган, икейөзлелекне сөймим. Тормышны, табигатьне, авыл иртәсен яратам. Кияүдә, 2 улым бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар