АЙДАР ХАН (ХАНТИМИРОВ)
(Саба районы, Тимершык авылы)
Мин, Хантимиров Айдар Шаһинур улы (Айдар Хан), 1983 елның 16нчы ноябрендә Саба районы Тимершык авылында дөньяга килгәнмен. Тимершык авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим.
***
Мин дөрес юлдан бараммы,
Мин дөрес якка барам?
Дөрес, дөрес түгеллеген
Мин кайдан белә алам?
Күңел кушканны эшлимме,
Йөрәкне тыңларгамы;
Дөрес булмаган беленсә,
Йөрәкне тунаргамы?
Кеше сүзен тыңларгамы,
Үзеңчә эшләргәме;
Үз кирелегеңне эшләп,
Терсәкне тешләргәме?
Күп укып, күп белергәме,
Белгәннән күрергәме;
Ялгышып, сыналып, сынап
Тормышың үрергәме?
Ялганның ялган икәнен
Ялганга төрергәме;
Бер пешкәч, суык суга да
Кайнар дип өрергәме?
Яшәгәндә бу дөньяда
Барсын да күрергәме;
Күрсәң дә, кайчак күргәнне
Күрмәдем дияргәме?
Җиргә тиккә килмәдем дип,
Кара тир түгәргәме;
Дөньяда барысы өчен
Бик кыйбат түләргәме?
Мин дөрес юлдан бараммы,
Ул юл ничек атала?
Дөрес яшәү ничек була,
Кем миңа аңлатала?
***
Без яшь чакта болай түгел,
Үзгә иде бар да, диләр.
Әби-бабайлар җыелгач,
Безгә гел шулай сөйлиләр.
Дөнья башка, кеше башка,
Аңлый иде берсе-берсен.
Хәзер генә аңлап булмый
Кешеләрнең бик күбесен.
Кояш бүтәнчә җылыта,
Без яшь чакта шулай иде.
Җылытып каралган, уңган
Хәзер сары калай инде.
Табигать тә көйсезләнә,
Элек алай түгел иде
Җиле, һавага, җиренә
Әллә безнең күзләр тиде.
Таңнар матур ата иде,
Искитәрлек күренешләр.
Хәзер матурлыгы да юк,
Күп шул хәзер үзгәрешләр.
Әй дип көләм мин алардан,
Элеккечә барсы шулай,
Без үскәндә башка диеп,
Сөйләү генә хәзер кулай.
Җиле дә шул, һавасы да,
Элеккечә таңнар ата.
Барсыда шул, тик арада
Кире кайтмас еллар ята.
***
Череп баючылар булыр,
Баегач, черүчеләр.
Бөтен дөнья рәхәтләрен
Байлыкта күрүчеләр.
Бар, байлыкка сәҗдә кылмый,
Дөньяны көтүчеләр.
Рухи байлык өчен яшәп,
Дөньядан китүчеләр.
Бар, баеп та, йөз югалтмый,
Хәер өләшүчеләр.
Сәдака таратам мин дип,
Буш сүз сөйләшүчеләр.
Бар, булганга шөкер итеп,
Җитәчәк диючеләр.
Буш акчага кызыгучы,
Ал күзлек киючеләр.
Акчасыз йөрүчеләр күп,
Эшләми йөрүчеләр.
Тиен өчен тир түгәргә
Җүләрме диючеләр.
Бу дөньяда без кунак бит,
Шуны аңларга кирәк.
Бай да, хәерче дә түгел,
Алтын урталык кирәк.
***
Тамчыдан яралган мин җирдә,
Бер тамчы сөт имгән иң элек,
Елмаюын күреп әниемнең,
Җавап биргәнмендер мин көлеп.
Вакытлар үткәннәр бик акрын,
Бер минут бер елга тиң булган.
Бер адым ясарга талпынгач,
Күзләргә бер тамчы яшь тулган.
Бер тамчы яңгырда калганчы,
Бер тамчы җил искән бит башта.
Бер тамчы ярату ничектер
Иң олы сөюгә тоташа.
Бер тамчы ялкаулык үз итсә,
Бер тамчы тәвәккәл бик кирәк.
Бер тамчы яхшылык эшләргә
Бер тамчы карасыз җан кирәк.
Сагыштан саргайган чакларда,
Бер тамчы җылы сүз дә җитә.
Кайчакта бер тамчы сүзе дә,
Җаннарны ярсыта һәм өтә.
Бер тамчы ачуың, нәфрәтең
Җыелып була ул кап-кара.
Иманың булмаса, батарсың,
Батудан бер тамчы коткара.
Дөньяга килүнең-китүнең
Асылы ‒ бер тамчы, бер тамчы...
Киткәндә, әйтерсең пышылдап,
Авызга бер тамчы су салчы.
Бер тамчы күкләргә күтәрә,
Бер тамчы яшьнәтә, яшәртә.
Авырлык килгәндә сындырмый,
Бер тамчы өметең яшәтә.
***
Бу дөньяны аңлар өчен
Җитмәс гомер.
Йә була ак шикәр, йә
Кара күмер
Яшел була, зәңгәр була,
Сары була.
Сары матур, тик күңелгә сагыш тула.
Салават күпере кебек
Төсле төсләр.
Аңлыйм дисәң бу дөньяны,
Китәр исләр.
АЙДАР ХАН
Комментарийлар