Логотип «Мәйдан» журналы

Зөядә Россиядә беренче археологик агач музее ачылды

5 сентябрьдә “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды.Музей ачылышында Татарстан Дәүләт К...

5 сентябрьдә “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды.
0157
Музей ачылышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; "Зөя бөтен дөньяга билгеле утрауга әйләнде. Биредә музейлар күп. Узган ел монда ярты миллион турист булган”, - диде.
Татарстанның беренче Президенты мондый музей күргән юк иде, дип белдерде. “Боларның барысын да безнең белгечләр, галимнәр ясады”, - диде ул.
ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова өченче тапкыр Зөягә килүе турында әйтте. “Болгар белән Зөя Татарстанның географик картасында нокта гына түгел, алар – маяклар”, - дип билгеләде ул.
Аның фикеренчә, утрау-шәһәрлектә яңа музей ачылу – ул мәдәни мирасны саклауга өлеш кертү.
Музей “Экспозиция” һәм “Археологик казу” бүлекләреннән тора. 900 квадрат метр мәйданда XVI — XVIII гасырлар урталарында агач шәһәр корылмалары күзаллана.
Экспозициядән тыш 2,4 мең агач эшләнмә ачык фондларда саклана.
 

Фото: Салават Камалетдинов



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170997/

Комментарийлар