Логотип «Мәйдан» журналы

Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге бәйгесендә Гран-при яулады

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге оештырган «Россия Викториясе» бәйгесендә «Экспо-дизайн» номинациясендә Гран-при яулады. Бу хакта Татарста...

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге оештырган «Россия Викториясе» бәйгесендә «Экспо-дизайн» номинациясендә Гран-при яулады. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
834173
Бәйгедә Мәскәү, Новосибирск, Санкт-Петербург, Воронеж шәһәрләреннән коллективлар катнашкан.
Музей экспозициясе өстендә «Әйбәт» дизайн студиясе белән Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы хезмәткәрләре берлектә эшләгән. Авторлар коллективы «“Зөя утрау-шәһәрчеге” дизайн-проектын эшләп, музей экспозицияләре комплексын булдырган өчен» бүләгенә лаек була.
Зөя утравындагы тарихи комплексның дүрт бинасында музей экспозицияләре 2012-2015 елларда ачылды. 2015 елда Тарихи һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет президенты Густаво Араос та Зөя утраучыгында булган вакытта музей экспозицияләре дизайнын югары бәяләгән иде.

Комментарийлар

Реклама