Зоопаркта бик сирәк хайваннарның берсе туган
Денвер зоопаркында (АКШ) юкка чыгып баручы хайваннар төренең берсе булган ярыммаймыллар отрядына караучы ай-ай дип аталучы (мадагаскарская руконожка) җәнлек туган, дип хәбәр итә Live Science.Ул 8 авгу...
Денвер зоопаркында (АКШ) юкка чыгып баручы хайваннар төренең берсе булган ярыммаймыллар отрядына караучы ай-ай дип аталучы (мадагаскарская руконожка) җәнлек туган, дип хәбәр итә Live Science.
![9b76e5dc2cdba2284d21e5f1cdcce75c](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/09/9b76e5dc2cdba2284d21e5f1cdcce75c.jpg)
Ул 8 августта дөньяга килгән, аны Гарри Поттер турындагы китап персонажы Нимфадора Тонкс хөрмәтенә атаганнар. Хәзер әлеге җәнлек баласын зоопарк хезмәткәрләре карый.
Ай-ай дип йөртелүче әлеге хайван бары тик Мадагаскарда гына яши. Урманнарны кисү аркасында аларның саны көннән-көн кими бара. Алар 44 см га кадәр үсәргә мөмкин. Тәпиләре бик кыска булу сәбәпле, бу хайван бик акрын хәрәкәтләнә.

Комментарийлар