Логотип «Мәйдан» журналы

Зөлфия Кәлимуллина Казан циркында милли труппа төзү концепциясен тәкъдим итте

Казан циркы директоры вазифасына дәгъва итүче Зөлфия Кәлимуллина Татарстанда милли цирк труппасы булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәргән Казан циркы директорын сайл...

Казан циркы директоры вазифасына дәгъва итүче Зөлфия Кәлимуллина Татарстанда милли цирк труппасы булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәргән Казан циркы директорын сайлау конкурсында үз программасын тәкъдим иткәндә әйтте.
0101-2
Зөлфия Кәлимуллина фикеренчә, Казан циркын милли менталитетны белгән, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныш булган кеше җитәкләргә тиеш.
Белеме буенча икътисадчы Зөлфия Кәлимуллина труппа тоту өчен акчаны билет сату оператор хезмәтеннән баш тартып табып булганлыгын әйтә. Казан циркының хәзерге операторы 8 процент алса, бу эшне Казан циркы банк аша үзе башкарып чыгымнарны киметә алыр иде, ди. Аның исәпләвенчә, бу – 11 млн сум акча һәм ул 30 кешелек труппаны, унбишләп хайванны бер ел тотарга җитә.
“Шулай да мин труппаны хайваннарсыз төзү ягында торам. Мин стильле костюмнар, көчле режиссура кулланып, кеше осталыгын активрак күрсәтү ягында. Халкыбызның яңа куелышлырга илһам бирердәй мәдәни байлыгы зур. Милли колоритка басым ясарга кирәк”, - диде ул.
Цирк директоры вазифасына кандидат Зөлфия Кәлимуллина этник колорит булган программаны көнбатышның яхшы кабул итәчәген фаразлады.

  • Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли. Кичә министрлыкта кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим итте. Комиссияне Ирада Әюпова җитәкли. Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар.


Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181674/

Комментарийлар