Логотип «Мәйдан» журналы

Зөфәр Харисовның юбилей кичәсендә ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде

19 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үткәрелде, дип  хәбәр итә театрның мат...

19 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үткәрелде, дип  хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
6200
“Салган сукмагымнан тайпылмам” дип исемләнгән кичә Тинчурин театры репертуарының Зөфәр Харисов катнашкан иң яхшы спектакльләреннән өзекләр күрсәтүдән башланып китте. Юбиляр белән бер сәхнәдә «Назлы кияү», «Сакла, шартламасын» (К.Тинчурин), «Бер тамчы ярату» (Н.Гыйматдинова), «Галиҗәнап де Пурсоньяк» (Мольер), «Сөйгән ярым ятка кала» (Р.Батулла), «Әстәгъфирулла» (Н.Гаетбай), «Аршин мал алан» (У.Гаджибеков), «Сынган беләзек», «Яз галәмәте» (Р.Сәгъди), «Син бит минем бергенәм» (И.Мәхмүтова) һәм башка спектакльләрнең героинялары чыгыш ясады.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Зөфәр Харисовны юбилее белән тәбрикләп, аңа Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.
Артистны якташлары — мөслимлеләр, бергә укыган курсташлары, остазлары, дуслары, якыннары, республикабызның күренекле театр һәм сәнгать әһелләре һәм К.Тинчурин театры коллективы котлады.
in1b8808
 

Комментарийлар