Логотип «Мәйдан» журналы

Зөфәр Рәмиев Тукайның бүгенге көнгәчә табылмаган ике кулъязмасы барлыгын әйтте

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев фикеренчә, татар шагыйре Габдулла Тукайның бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган ике кулъязмасы табылмаган.«Моннан 15 элек Татарстан Китап палата...

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев фикеренчә, татар шагыйре Габдулла Тукайның бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган ике кулъязмасы табылмаган.
«Моннан 15 элек Татарстан Китап палатасы бар иде. Хәзер ул Татарстан Республикасы дәүләт матбугат архивы дип атала. 1929 елларда Китап палатасында Тукайның ике кулъязмасы барлыгы турында әйтелә. Шул кулъязмаларның бүгенге көнгәчә табылганы юк. Матбугат архивында шактый материаллар әле тикшерелмәгән дип әйтеп була», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.
Галим «Фикер» газетасының да берничә саны табылмаганын әйтте. «Анда да Габдулла Тукайның әсәрләре, һичшиксез, булырга тиеш. Гомумән, Тукайны өйрәнү эше дәвам ителергә тиеш», — диде ул чыгышында.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-02-2022/z-f-r-r-miev-tukayny-b-genge-k-ng-ch-tabylmagan-ike-kul-yazmasy-barlygyn-ytte-5849541

Комментарийлар