Логотип «Мәйдан» журналы

Зиратны җимереп ташлаганнар, кешеләр туганнарының каберен дә таба алмый...

Башкортстанның Борай районында билгесез бәндәләр Ваныш-Алпавыт авылындагы зиратта 100гә якын каберлеккә зыян салган. Бу хакта  bash.news ка шул авылда яшәүче ханым сөйләгән.Әлеге авылда яшәүчеләр туга...

Башкортстанның Борай районында билгесез бәндәләр Ваныш-Алпавыт авылындагы зиратта 100гә якын каберлеккә зыян салган. Бу хакта  bash.news ка шул авылда яшәүче ханым сөйләгән.
Әлеге авылда яшәүчеләр туганнарының каберлегенә килгәч, андагы хәлне күреп шаккатканнар. Чардуганнар сынган, кабер ташлары җимерелгән, ә агачлары киселгән... Кешеләр үзләренең мәрхүм булган якыннарының каберен дә таба алырлык түгел, диелә хәбәрдә.
Бу күңелсез вакыйгада авыл халкы урманчыларны гаепли. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар каеннарны кисеп, Уфага илтеп саталар. Хәзер авылдашлар каберлекләр белән нишләргә икәнен уйлый.
- Кешеләр канәгатьсезлек белдерә, район хакимияте бернинди чара да күрми. Урманчылар каенны Уфада сата, - дип белдергән Ваныш-Алпавытта яшәүче хатын-кыз.
100c48908e154e00 Фото: https://bash.news
 

Комментарийлар