Логотип «Мәйдан» журналы

Журналистлар Казан–Чаллы маршруты үтте

Кичә, 27 апрель көнне, Яр Чаллы шәһәре «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее»на Казаннан пресс-турда катнашучы вәкилләр килде.Аның составында Татарстан Милли музее матбугат хезмәткәрләре, Казан һәм Чаллы...

Кичә, 27 апрель көнне, Яр Чаллы шәһәре «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее»на Казаннан пресс-турда катнашучы вәкилләр килде.
5721c456aa556 (1)
Аның составында Татарстан Милли музее матбугат хезмәткәрләре, Казан һәм Чаллы журналистлары, хәбәрчеләре бар иде. Алар шәһәргә Казан-Чаллы  туристлык маршрутын оештыру максаты белән килде. Экскурсия барышында кунаклар шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар, Энтузиастлар бульварында, КАМАЗ музеенда булдылар.
Араларында Чаллыда беренче тапкыр булучылар да, берничә ел элек булганнары да бар иде. Пресс-турда катнашучылар Чаллы шәһәре тагын да матурланган һәм танымаслык булып үзгәргән дип, үзләренең хисләре, фикерләре белән уртаклаштылар.
5721c45b17873
5721c458712b8
 

Комментарийлар