Логотип «Мәйдан» журналы

Журналист Земфира Гыйльметдинова вафат

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат.Земфира Гыйльметдинова к...

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат.
Земфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»га.
Журналист сентябрь аенда Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде. «Ул килгәч, ничектер эшләве рәхәтрәк була башлады. Земфира апаны „Сәхнә“ дә эшләгән чагыннан, күптәннән беләм, эш эзләвен әйтүгә, үземә чакырдым», диде Гүзәл Сәгыйтова.
Гүзәл Сәгыйтова аның журналистика, әдәбият өлкәсе өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше булуын, уртак планнары күп булуын әйтте. «Кызганыч, ике генә ай эшләп калдык», — диде ул.
 
 

Комментарийлар