Логотип «Мәйдан» журналы

Журналист Максим Шевченко Казанда милләт һәм дин мәсьәләләренә багышланган очрашу үткәрде

Кичә Казанда РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет вәкиле, Россия журналисты Максим Шевченко милләтара һәм динара тематикага багышланган мастер-класс үтк...

Кичә Казанда РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет вәкиле, Россия журналисты Максим Шевченко милләтара һәм динара тематикага багышланган мастер-класс үткәрде. Ул журналистларның сорауларына җавап бирде.
g48
Максим Шевченко белән үткәрелгән мастер-класс Казанда “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Күпкырлы Россия” бөтенроссия журналистларының ачык бәйгесенең нәтиҗәләрен барлау уңаеннан оештырылды. Конкурс Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә үткәрелгән. Конкурсның максаты - җәмгыятьтә милләтара багланышлар һәм татулык урнаштыру, әхлакый-эстетик һәм граждан-патриотик тәрбия бирү, туган ягыңа мәхәббәт һәм патриотизм тәрбияләү һ.б.
Мастер-классның төп темаларының берсе - күптән түгел Әстерханда үткән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путинның тарафыннан тәкъдим ителгән Россия нациясен булдыру турында законны чыгару идеясе иде. Журналист әйтүенчә, бу чарада законга карата үз фикерләрен яклап, академик Валерий Тишков, профессор Владимир Михайлов һәм РФ Президенты Владимир Путин чыгыш ясаган, әмма аннан соң да бу законның ни өчен кирәкле булуы мәсьәләсе ачык калган.
Максим Шевченко әйтүенчә, бу сорауга якын килгәндә, иң элек хәзерге вакытта кайберәүләр яклап чыккан "россиялеләр" терминын куллануга ачыклык кертергә кирәк. "Россиялеләр" түгел, ә "Россия гражданнары" төшенчәсен куллануга басым ясалырга тиеш. Әйе, бу очракта төшенчә атамасы зурая, ул бер генә түгел, ә авыр ике сүздән тора. Бәлки аларны әйтү катлаулырактыр да, әмма бу вариант кайбер башка начар мәгънәләрдән азат һәм шуның белән кулай”, - диде ул.
Законның үзенә килгәндә, дәүләттәге ике төп тенденциягә игътибар итәргә кирәк, диде Максим Шевченко. “Хәзерге вакытта кайбер депутатлар тарафыннан да русларны алдынгы милләт итеп аерып кую турында сүзләр яңгырый, әмма бу эш кирәк түгел урында тавыш куптару гына. Безнең илдә билгеле бер милләтне аерып кую дәүләтнең таркалуына китерәчәк. Мин моңа каршы. Мин җаным-тәнем белән рус, әмма үз милләтемне кайсы өлкәдә дә башка милләтләрдән калкылып куюны инкарь итәм”, - диде ул.
Җәмгыятьтә хөкем сөргән милләтләрне күрсәтмәскә кирәк, аның әһәмияте юк дигән икенче бер фикерне дә Максим Шевченко кире какты. “Хәзерге федератив төзелеш күзлегеннән ХХ башынадагы автономияләү иң кулай вариант булган. Административ унификацияләү милли укымышлыларның гына түгел, ә русларның да ризасызлыгына гына китерәчәк. Мин 1992 елда алган демократик юлны саклау ягында. Күпмилләтле Россия Федерациясе атамасы аны кабатланмас итә”, - диде Максим Шевченко.
Нәтиҗә ясап, ул Россия нациясе турындагы законны бәйсезлек декларациясенә охшаш бер документ булырга тиеш дип белдерде.
Шулай ук мастер-класста татар теленең аерым субъектларда исәпкә алынмавы, шулай итеп татарча укучы аудиториянең югала баруы мәсьәләсенә Максим Шевченко РФ Президенты Владимир Путин һәрбер аек мөрәҗәгатькә һәрвакыт игътибарлы дип белдерде. “Әгәр шундый мәсьәлә тора икән, аны тиешле югарылыкка гына күтәрергә кирәк. Димәк, бу мәсьәлә ике арада “эленеп” калган һәм аңа тиешле яңгыраш кына бирелми”, - диде Максим Шевченко.
“Басма матбугатның киләчәге нинди? Ул киләчәк бармы?” - дигән сорауга Максим Шевченко алгарышны туктату мөмкин түгеллеге турында белдерде. “Әгәр дә, аерым алганда, Россия Федерациясендә хәзерге вакытта барлык җирләр дә тиешле интернет мөмкинлекләр белән тәэмин ителмәгән икән, бу вакытта басма матбугатны укучылар бар, дип әйтергә мөмкин. Ләкин алгарышны туктатырга мөмкин түгел. Бервакыт барыбер барыбыз да интернет мәгълүмат чыганакларына күчеп бетәрбез”, - диде Максим Шевченко.
Дөнья масштабында журналистларны АКШ белән мөнәсәбәт һәм Дональд Трампның алдагы сәясәтенә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Максим Шевченко киләсе АКШ Президентына табигать күренешенә кебек карарга кирәк дип саный. “Ул, иң беренче чиратта, американлы һәм үзенең сайлану компаниясендә күпме генә Владимир Путин белән дуслашырга, Украинага тыкшынмаска, Кырымны танырга вәгъдәләр бирсә дә, ул иң элек үз иленең мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Шуңа күрә мин Дональд Трампка табигать күренешенә кебек карарга кушам. Диңгезне кичкәндә, сез әзерлексез бер көймәдә генә чыгып китсәгез, сез каты җилдә әйләнесез һәм һәлак булырсыз. Әгәр дә инде сез сәяхәткә әзерләнеп, парусларыгызны куеп чыксагыз, сез тиз генә йөзеп китәрсез”, - диде Максим Шевченко.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар