Логотип «Мәйдан» журналы

Жанна Фрискеның бертуган сеңлесе сәхнәгә кайтты

Наталья Фриске, бертуган апасы Жанна кебек үк, "Блестящие" төркеме солисты иде.Билгеле, ул 2007 елда өч ай гына әлеге төркем составында тора алды. Гастрольләр графигының катгый булуы һәм мәгълүмат чар...

Наталья Фриске, бертуган апасы Жанна кебек үк, "Блестящие" төркеме солисты иде.

Билгеле, ул 2007 елда өч ай гына әлеге төркем составында тора алды. Гастрольләр графигының катгый булуы һәм мәгълүмат чаралары тарафыннан нык күзәтү астында тору үзе өчен авыр булачагын аңлап, Наталья төркемне ташлап китте.
Озак вакытлар ул сәхнәгә кайту турында уйламады да, косметолог булып хезмәт куйды. Әмма күптән түгел Натальяга "Турбомода" төркеменең экс-солисты Александр Попов "Ике планета" исемле композицияне яздыру турында тәкъдим ясады. Берничә көннән алар студиядә очраштылар. Ә бүген инде бу җыр челтәрләрдә барлыкка килде, дип яза woman.ru.
«Наталья Фрискеның тавышы апасыныкына бик охшаган. Жанна җырлыйдыр кебек тоела...» - дип үз хисләре белән уртаклашкан Попов.

Комментарийлар