Логотип «Мәйдан» журналы

Зәкия Вәлитова татар хәрбиләренә бәйле архив документларын Татарстанга тапшырырга тели

Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалинск шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, татар оешмасы вәкиле Зәкия Вәлитова татар хәрбиләренә бәйле архив документларын Татарстан Президентына тапшырырга телиЗәкия Вәлитова...

Зәкия Вәлитова татар хәрбиләренә бәйле архив документларын Татарстанга тапшырырга тели
Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалинск шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, татар оешмасы вәкиле Зәкия Вәлитова татар хәрбиләренә бәйле архив документларын Татарстан Президентына тапшырырга тели
Зәкия Вәлитова 6 мартта Сахалинга Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килергә җыенганын әйтте. “Монда Ерак Көнчыгыш татарлар оешмалары җитәкчеләре бергә җыелачакбыз. Документларны шунда тапшырырга уйлыйм”, - диде. Ул документларда 361 солдат турында мәгълүмат булганын әйтте.
Әңгәмәдәш 1945 елның 9 Маенда Бөек Җиңү игълан ителгәч тә, Ерак Көнчыгышта сугыш дәвам иткәнен искәртте. “Без сугыш 2 сентябрьдә генә тәмамланган дип исәплибез, Җиңүне бәйрәм иткәндә, монда әле безнекеләрне үтергәннәр. 1945 елның 8-17 августында 361 кеше үтерелгән. Аларны якыннары көткән, туганнары эзләгән, тик таба алмагандыр - кызганыч, шуңа шушы фамилияләр исемлеген тапшырасы килә”, - диде.
Зәкия Вәлитова Кытайга китеп һәлак булган, сугыш барышында японнар тарафыннан үтерелгән хәрбиләр арасында татарлар да булганын билгеләп узды. “Анда Татарстаннан гына түгел, төбәкләрдән килгән татарлар да бар. Бәлки, кайсыларының туганнары исәндер. Без, татар оешмасы вәкилләре дә, аларның туганнарын эзләячәкбез. Мин бер хәрбинең Сахалинда яшәүче ике туганын таптым”, - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179320/


 

Комментарийлар