Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйнең "35нче бистә" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе грантка ия булды

Казанда "Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Зәйдән Румия Зәбирова шәһә...

Казанда "Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Зәйдән Румия Зәбирова шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән грантка ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Зәйнең
Әлеге чарада Зәй районы вәкилләре  - "35нче бистә" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Румия Зәбирова, шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр мәсьәләләрен алып баручы Елена Недошивина катнашты.
Румия Шәрәфетдиновнаның икенче мәртәбә грант отуы. Моннан өч ел элек “35нче бистә” әлеге республика бәйгесендә икенче урын алып, 500 мең сумлык грантка ия булган иде. Әлеге суммага бистәнең 30нчы йорты каршындагы балалар мәйданчыгына спорт кирәк-яраклары алынды.
Фото: zainsk-rt.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184676/

Комментарийлар