Зәйдә татар гимназиясе Халыкара туган тел көнен үзенчәлекле билгеләп үтте
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе Халыкара туган тел көнен үзенчәлекле билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Татар гимназиясендә узган җирле язучы Фәния Әгъзамова белән очрашу...
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе Халыкара туган тел көнен үзенчәлекле билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Татар гимназиясендә узган җирле язучы Фәния Әгъзамова белән очрашу да бик үзенчәлекле һәм истә калырлык булды. Ул 4нче “А” сыйныфы укучыларына татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил язган шигырьләрен сөйләде, кызыклы мәзәкләр белән таныштырды.
Фәния Әгъзамова гади, аңлаешлы, үтемле итеп балалар белән аралашты. Актив катнашкан балаларга үзенең кечкенә бүләкләрен дә тапшырды.

Комментарийлар