Зәйдә “Нәүрүз”бәйрәме уздырылды
24 мартта Зәйнең “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда көн белән төннең тигезләшкән мәлен билгеләүче – “Нәүрүз” бәйрәме гөрләде, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы. Фото://zainsk-rt.ruИртә...
24 мартта Зәйнең “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда көн белән төннең тигезләшкән мәлен билгеләүче – “Нәүрүз” бәйрәме гөрләде, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы.
Фото://zainsk-rt.ru
Иртәдән үк үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү ярминкәсе башланды. Сәгать 9дан район сәнгать әһелләре концерты, курчак театры, төрле уеннарны тамаша кылырга, үзең дә катнашырга мөмкин иде. Нәүрүз бәйрәме белән зәйлеләрне, районыбыз кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләде, яңа хезмәт сезонында яңа уңышларга өндәде.
Ә бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы Нәүрүз чибәрләрен тәкъдим итү булды. Алар быел Аксардан Юля Авакумова, Югары Шепкәдән Эльвира Гыйбазуллина, Гөлия Шәрәфиева, Кадердән Алсу Сәрвәрова, Бигештән Камилә Кәлимуллина, Куш Елгадан Айсылу Гыйльфанова, Югары Мәлемнән Йолдыз Зарипова. Чибәр кызлар барысы да үзенчәлекле номерлар белән тамашачылар күңелен яулады.
Мәйдан тирәли исә төрле милли уеннар гөрләде. Татар гимназиясе һәм политехник колледж коллективы пешергән пылаудан да авыз итәргә мөмкин иде.
Кыскасы яз бәйрәме күтәренке рух өстәде.

Комментарийлар