Зәйдә Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучыларны искә алдылар
26 апрельдә без 32 ел элек Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куйган зәйлеләрн...
26 апрельдә без 32 ел элек Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куйган зәйлеләрне искә алабыз, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.
Әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү бөтен халкыбыз җилкәсенә төште, күзгә күренмәс дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелде. Үз-үзләрен аямыйча, хәтта гаиләләрен дә икенче урынга куеп, алар туган илгә хезмәткә һәм иминлегебез сагына күтәрелделәр. Әлеге курку белмәс кешеләр, чын батырлар арасында безнең якташларыбыз да бар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора.
Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 100дән артык кеше катнашты. Бүгенге көндә шуларның 57се генә исән-имин.
Күркәм гадәт буенча, чернобыльчеләрне искә алу Җиңү бульварындагы техноген һәлакәтләрендә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үтә. Бирегә бу юлы да Чернобыльне үз күзләре белән күргән ир-атлар, шунда алган авырулардан дөнья куйганнарның якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Арадан вакытсыз киткән зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Чернобыльчеләр истәлегенә куелган стелла янәдән кызыл канәферләргә күмелде.
Аннан соң искә алу тантанасы “Энергетик” Мәдәният сараенда дәвам итте. Биредә анда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев җиткерде. “Союз Чернобыль” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Владимир Санин бүген чернобыльчеләрнең игътибар тоеп яшәүләрен билгеләп үтте. Искә алу тантанасы концерт белән тәмамланды, диелә язмада.

Комментарийлар